ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Арчада Халыклар бердәмлеге елына багышланган концерт узды
Арчада  Халыклар бердәмлеге елына багышланган концерт узды

Арчада Халыклар бердәмлеге елына багышланган концерт узды

Арча районы Пөшәңгәр күпфункцияле үзәгендә Россиядә халыклар бердәмлеге елын ачу уңаеннан төрле милләт вәкилләрен берләштергән зур мәдәни чара – концерт программасы оештырылды.

Пөшәңгәр күпфункцияле үзәгендә Пөшәңгәр, күрше Сәрдәбаш авыллары һәм, Пөшәңгәрдән нибары 4 километр ераклыкта урнашкан Мари Эл республикасы Мари Турек районы Сардаял авылы үзешчәннәре катнашында матур концерт программасы тәкъдим ителде.

Концерт Россиядә халыклар бердәмлеге елын ачу тантанасы буларак оешты, Россия гимны белән башланып китте. Кичәдә татар, мари, үзбәк  милләте вәкилләре, керәшен татарлары катнашты. Төрле халыкларның дәртле, матур биюләре, төрле телдәге туган ил, авыл турындагы патриотик җырлар, нәфис сүз белән үрелгән концерт тамашачының күңелен яулады. Халык бик ошатты, артистларны басып алкышлады.

Чыганак: https://arskmedia.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*