ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновскиның «Ләйли-Җамал» мәчетендә мөслимәләр белән очрашу узган
Ульяновскиның «Ләйли-Җамал» мәчетендә мөслимәләр белән очрашу узган

Ульяновскиның «Ләйли-Җамал» мәчетендә мөслимәләр белән очрашу узган

Ульяновск шәһәренең Юго-Запад микрорайонында урнашкан «Ләйли-Җамал» мәчетендә мөслимәләр белән очрашу узган.

Очрашуда хиҗаб һәм якынлашып килүче Рамазан турында эчтәлекле сөйләшү булган. Кичәне «Биләр» мәдрәсәсе методисты Зөлфия ханым ачып җибәрә һәм хиҗаб турында мәгълүматлар бирә. Шунда ук яшь мөслимәләр дөрес итеп яулык бәйләү серләренә дә төшендерелә.

Глинат абыстай белән Рауза ханым дин юлына басулары, яулык бәйләп йөрүләре турындагы бик тә гыйбрәтле чыгышлар ясый. Мөгаллимә Гөлчәчәк ханым Тлявлина Рамазан аеның фазыйләтләре турында аңлатты.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*