ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Томск өлкәсендә XXVII Федераль Сабантуй буенча киңәшмә узды
Томск өлкәсендә XXVII Федераль Сабантуй буенча киңәшмә узды

Томск өлкәсендә XXVII Федераль Сабантуй буенча киңәшмә узды

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Томск өлкәсендә узачак XXVII Федераль Сабантуй буенча киңәшмәдә катнашты.

Васил Шәйхразыев  Федераль Сабантуйның тарихы,  бер төбәктән икенчесенә күчеп йөрүе һәм һәрбер милләт өчен  ачык булуын аңлатты. Әлеге өлкә буенча инде 2025 елда ук оештыру комитеты булдырылуын билгеләде.

Киңәшмәдә Томск өлкәсе Губернаторы Владимир Мазур да катнашып, үз чыгышында Сабантуйның – татарларның  иң зур бәйрәме булуын, аның Томск өлкәсендә икенче тапкыр узачагын әйтте. Халыклар бердәмлеге елында  әлеге бәйрәмгә әзерлек башлануын ассызыклады. Өлкәдә яшәүче башка милләтләр арасында татарлар тарихи яктан да, сан ягыннан да аерым урын тотуларын билгеләде. Томск милли-мәдәни мөхтәрият һәм татар  мәдәният үзәгенә ярдәмнәре өчен рәхмәтләрен җиткерде. Сәүдә мөнәсәбәтләрен ныгыту өстендә эшләүләре, туризм өлкәсендә дә мөнәсәбәтләргә әһәмият бирүләрен әйтте.

Бүгенге көндә Томск өлкәсе татар мәдәният үзәгендә төзекләндерү эшләре алып барылган. Томск өлкәсе Федераль Сабантуе эстафетасын быел Омск өлкәсеннән кабул итеп алачак.  Шул рәвешле биредә милли бәйрәм  2027 елда узачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*