Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыев эш сәфәре кысаларында Балтач сөт-май комбинатының эшчәнлеге белән танышты.
Соңыннан Сосна хуҗалыгының атлар утарында булды. Биредә ул чабышкы атларны үстерү һәм тәрбияләү шартлары белән танышты, аларны караучылар белән аралашты.
Васил Габтелгаязович районның атчылык тармагын үстерүдә һәм ат спортын киңрәк җәелдерү өстендәге эшчәнлеген уңай яктан бәяләп узды.





