Чистай районында мәртәбәле кунаклар катнашында «Төбәкчеләр көне» булып узды. Чистай шәһәренең 2 нче татар гимназиясендә «Дәһшәтле Әфган сугышы мәңге сүнмәс йөрәктә!» дигән түгәрәк өстәл оештырылды, анда җирле Әфган сугышы ветераннары һәм почетлы кунак, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр белән эшләү комитеты җитәкчесе, профессор, әфганчы Борһанов Альберт Әхмәтҗан улы белән очрашу булды. Җирле төбәкче, Чистай шәһәренең ТФОМС филиалы директоры Хафизов Әхәт Ситдыйк улы 2 нче татар гимназиясен тәмамлаган абыйсы Хафизов Ильяс Ситдыйк улының тормыш юлы, Әфган сугышында күрсәткән батырлыгы турында сөйләде, балаларга Сабирҗанов Расыйх Харис улы белән берлектә төшерелгән «Батыр полковник юлы» дигән фильмны тәкъдим итте. Чистай шәһәренең Әфган, Чечня сугышы һәм башка локаль конфликтлар ветераннары оешмасы җитәкчесе Мәхмүтов Рафис Ирек улы балаларны оешма эшчәнлеге белән таныштырды. Борһанов Альберт Әхмәтҗан улы үз чыгышында дәһшәтле Әфган сугышында күргәннәре, кичерешләре белән бүлеште, көндәлек тормышта укучыларның әдәп-әхлак, укуга карашлары, туган якны, гаиләңне ярату, төбәк тарихын өйрәнү балаларның бурычлары булуын ассызыклады.
«Төбәкчеләр көне» Чистай районы «Йолдыз урта гомуми белем мәктәбендә яшь буынга туган як тарихының серләрен ачу – төбәкчеләрнең өлеше» музей дәресе белән дәвам итте. Борһанов Альберт Әхмәтҗан улы укучыларны төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең башкарган эшләре, казанышлары, ачышлары белән таныштырды. Яңа планнары белән бүлеште, балаларны төбәкнең тарихын өйрәнергә, ачышларга омтылып яшәргә өндәде.
Соңыннан мәртәбәле кунаклар Чистай районының Кызыл Ялан авылына юл тотты. Авыл мәдәният йортында «Кызыл Ялан авылына 100 ел!» дигән чарада катнашты. Җәй айларында уздырылачак зур бәйрәмгә әзерлек чарасы булган бу очрашуда авылның активы күп кенә мәсьәләләрне күтәрде, шулар арасында – Бөек Ватан сугышы чорында сугышта югалганнар, сугыштан кайтмаганнар, сугыштан кайтканнар, хезмәт ветераннары исемлеген обелискка урнаштыру. Альберт Әхмәтҗан улының киңәшләрен авыл халкы бик төпле дип тапты, бәйрәм уздыруда кулланырга сүз бирде.
Чистай районында беренче мәртәбә оештырылган «Төбәкчеләр көне» уңышлы узды. Җирле төбәкчеләр аны, 3 айга бер тапкыр үткәреп, традицион эш чарасы планына кертергә дигән уртак фикергә килде.
Альмира Шәрифуллина, төбәк тарихын өйрәнүче, Чистай районы Төбәк тарихын өйрәнүчеләр оешмасы җитәкчесе, Йолдыз урта мәктәбенең тарих укытучысы.


