Шәгъбан аеның 23 нче көнендә (11 февральдә), Казанда Татарстанда мәчет каршындагы курслар һәм дини уку йортлары программалары кысаларында шәһәрләрдә һәм район үзәкләрендә мәктәп яшендәге балалар өчен «Без туган телне өйрәнәбез!» дәресләрен оештыру буенча семинар узды.
Татар теле дәресләре 2 марттан 29 майга кадәр атнасына ике тапкыр икешәр сәгать алып барылачак. Дәресләрне Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә республиканың 100 мәчетендә уздыру көтелә.
Җыелышны Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия ислам институты оештырды.
Анда ТР мөселманнары Диния нәзарәте Рәисе, Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, парламентның Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, Мөфтинең мәгариф буенча урынбасары, Россия ислам институты һәм Казан ислам университеты ректоры Рафыйк Мөхәммәтшин, имамнар, мөгаллимнәр, дәреслек авторлары, Татарстан китап нәшрияты вәкилләре катнашты.
Беренче булып сәламләү сүзе белән Марат Готыф улы мөрәҗәгать итте. Ул имамнарга үзе җитәкләгән Комиссия башлангычын хуплаулары өчен рәхмәт белдерде һәм исламның һәм мәчетләр эшчәнлегенең туган телне саклауда зур терәк булуын билгеләп үтте.
Алга таба Рәфыйк хәзрәт Мөхәммәтшин Татарстан мөфтиятенең һәм Россия ислам институтының татар телен укытудагы күпъеллык тәҗрибәсе белән уртаклашты. Аның сүзләренчә, РИИ 15 елдан артык халык арасында уңыш казанган “Без – татарлар!” проектын тормышка ашыра. «Хозур» нәшрият йорты шулай ук “Без – татарлар!” онлайн-платформасы проектын гамәллә кертте: анда 25 мең кеше дистанцион рәвештә татар телен өйрәнә. Биш ел элек Татарстанның 100 мәчетендә өлкәннәр өчен туган тел дәресләре оештырылган иде, шулай ук РИИда татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы эшли башлады. Студентлар арасында ел саен татар теле, әдәбияты һәм тарихы буенча олимпиада, өлкәннәр арасында да, яшьләр арасында да популяр булган “Таян Аллаһка!” әдәби бәйгесе оештырыла.
Камил хәзрәт үзенең сәламләү сүзендә «Әр-Ра’д» сүрәсенең 11 нче аятен искә төшерде: «Һичшиксез, алар (кешеләр) үз нәфесләрен алыштырмыйча, Аллаһ кешеләрнең хәлен алыштырмас» һәм татар телен саклауда татар халкы вәкилләренең тырышлык куярга тиешлеген, һәм Аллаһның бу кешеләргә ярдәм итүен: «Мәчетләр, имамнар һәм абыстайлар бу юлда зур тырышлык, иҗтиһад куялар. Ин шәә Аллаһ, бу хезмәтләре өчен алар әҗер-савапларын да, хезмәтләренең нәтиҗәсен дә күрерләр», – дип ассызыклады.
«Без туган телне өйрәнәбез!» проекты ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең барлык оешмаларын: мөхтәсибәтләрне, 8 мәдрәсәне, РИИны, КИУны, “Госмания” һәм “Ихсан” мәктәпләрен, шулай ук КФУ, Татарстан китап нәшриятын берләштерде. Укулар өчен «Татарский шаг за шагом: интенсивный курс» дип аталган төп дәреслек ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты, доцент, ТРның атказанган укытучысы М. Шәкүрова һәм Л. Гыйниятуллина тарафыннан эшләнде. Мәчетләр каршындагы курсларда укытучыларга шулай ук башка дәреслекләр һәм уку әсбаплары да тәкъдим ителәчәк. Мәсәлән, бүген үк аларга Фираз һәм Чулпан Харисовларның «Рәсемле татарча-русча тематик сүзлек. Иллюстративный татарско-русский тематический словарь» һәм авторлар коллективының «Татарча сөйләшик. Давайте говорить по-русски» уку әсбабы бирелде. 48 дәрес укытуга исәпләнгән эш программасы исә РИИның татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы һәм Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан төзелде. Татар теле укытучыларына ярдәм йөзеннән, электрон платформа да эшләнә: анда дәреслекләр, дидактик материаллар һәм презентацияләр һ. б. туплана.
Җыелышта шулай ук Россия ислам институтының уку-укыту бүлеге җитәкчесе, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы эксперты Нәзирә Гыйззәтуллина, РИИның татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы мөдире Венера Гарипова-Хәсәншина, ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, доцент Мөслимә Шәкүрова, КФУ профессоры, ТРның атказанган фән эшлеклесе Фираз Харисов; РИИның Электрон һәм дистанцион белем бирү үзәге җитәкчесе Илшат Нәҗипов; «Ярдәм-Помощь» Гомуммилли хәйрия фондының «Хаҗәр» рухи-әхлакый үзәгенең уку-укыту эшләре буенча мөдире, татар теле укытучысы Эльвера Сафиуллина чыгышлары яңгырады.
Чыганак: dumrt.ru