Бәлки аның озак яшәү сере гүзәл табигатьле Сакмар елгасы янына сыенып утырган туган авылындадыр да. Сүз шушы көннәрдә 100 яшен тутырган Мәдинә Зарыйф кызы Испергенова турында бара. Ак әби, тыл ветераны – Оренбург өлкәсе Сакмар районы Татар Каргалысы авылында гомер итә. Авыр язмышына карамастан, ул тәкъдирнең яхшырак өлешен дә, җиңел тормыш та эзләми. Бүгенге көндә Сакмар районында 100 яшьлек кеше – Мәдинә Испергенова бердәнбер.
Озак яшәүнең сере нидә?
Мәдинә Зарыйф кызы – 1926 елның 29 нчы гыйнварында Оренбург өлкәсе Сакмар районының Татар Каргалысы авылында дөньяга килә. Аның язмышы бер гасырлык ил тарихына үрелеп бара.Күп балалы гаиләдә үсә, иртә әнисез калалар. Әлбәттә, ул елларда тулы канлы мәктәптә укырга насыйп булмый.Шулай да исәп- хисапны яхшы белә.
Әйе, Бөек Ватан сугышы еллары һәрбер гаиләгә кагыла. Абыйсы Хәйрулла Садыйков 41 нче елны ук һәлак була. Нечкә гәүдәле яшүсмер кыз җилкәсенә авыр, хәлдән тайдыргыч эшләр төшә.Татар Каргалысында эвакуацияләнгән Ленинград госпиталенең ярдәмче хуҗалыгы урнаша. Яшүсмер шунда хезмәт итә. Әлеге бина хәзер дә бар. Сугыштан соң монда хастаханә була. Бүгенге көндә анда сәнгаь мәктәбе урнашкан.
Мәдинә апа – кече кызы Риманың гаиләсендә яши. Кызы әнисенең сөйләгәннәрен яхшы хәтерли.
Яшүсмер кызлар эвакуацияләнгән Ленинград госпитале өчен яшелчәләр үстергәннәр. Алар анда 1942-1945 елга кадәр эшлиләр. Алай гына да түгел, солдатларга бияләү, оекбашлар бәйләп җибәрәләр.
Мәдинә Зарыйф кызының булачак ире Бөек Ватан сугышын башыннан ахырына кадәр уза. Милләте буенча ул казах. Биш балалары дөньяга аваз сала, бүген инде ике кызлары гына исән.
“Минем әти Тлеуҗан Испергенов Акбүлак шәһәрендә туган. Бөек Ватан сугышында катнаша.45 нче елда Җиңүне Берлинда каршылый.Аннары, 48 елга кадәр, Берлин шәһәрен торгызуда катнаша. Сугыштан кайткач, әнине очрата, алар өйләнешәләр һәм Чебенле станциясенә күченәләр. Анда алар 72 нче елга кадәр яшәделәр.Әтиебез 98 нче елда вафат булды”, – дип сөйләде Мәдинә апаның олы кызы Рәйсә Шафеева.
Хәзер сәүдә өлкәсендә аның дәвамчылары – балалары белән оныклары хезмәт куя. Ак әби бүген дә ходайдан сабырлык, ил-көнгә тынычлык теләп яши.
“7 оныгы, оныкларының 14 баласы бар. Шуларга куанып гомер итә”, – диде Мәдинә апаның иң кече оныгы Эльвира Ядгарова.
Мәдинә Зарыйф кызын бер гасырлык гомер бәйрәме белән котларга дип Оренбург җирлегендә яшәүче күп санлы туганнарның бер өлеше генә килә ала. Ә бер оныгы МХОда катнаша.
Озак яшәүнең сере һәркемнеке үзенчәдер. “Йөз ел яшәүнең сере нәрсәдә?” дигән сорауга Мәдинә апа тыйнак кына: “Нәселдән киләдер. Әтиебез белән әбиебез озын гомерле булды “, – дип кыска гына җавап кайтарды.

Татар Каргалысыннан Фирүзә Әбсәламова
