ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев – Мәккә шәһәрендә
Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев – Мәккә шәһәрендә

Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев – Мәккә шәһәрендә

Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Мәккә шәһәрендә “Makkah Halal Forum 2026” форумы кысаларында  Ислам илләре стандартлар һәм метрология  институты Генераль секретаре Ихсан Огут белән очрашты.

Очрашуда Ислам илләре өчен стандартлар һәм метрология оешмасының ноябрь аенда Татарстан башкаласы Казанда узачак чираттагы утырышына әзерлек мәсәләләре турында сүз алып барылды. Оешманың мондый утырышлары даими рәвештә уза һәм ул бер илдән икенчесенә күчә. Аның эшендә иллегә якын илнең делегацияләре һәм Халыкара Ислам оешмалары вәкилләре катнаша.

Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Ихсан Огутны 2026 елның май аенда узачак «Россия – Ислам дөньясы: KAZANFORUM» Халыкара икътисадый форум  эшендә катнашырга чакырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*