ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Кама Җәмигъ мәчетендә махсус хәрби операциядә якыннарын югалткан гаиләләр белән очрашу узды
Түбән Кама Җәмигъ мәчетендә махсус хәрби операциядә якыннарын югалткан гаиләләр белән очрашу узды

Түбән Кама Җәмигъ мәчетендә махсус хәрби операциядә якыннарын югалткан гаиләләр белән очрашу узды

Түбән Кама Җәмигъ мәчетендә махсус хәрби операциядә якыннарын югалткан гаиләләр белән очрашу узды. Әлеге чара Изге Рамазан ае алдыннан үткәрелде. Катнашучылар арасында шәһәр хакимияте, иҗтимагый берләшмәләр вәкилләре, шулай ук Түбән Кама мөхтәсибәте хәзрәтләре бар иде. Очрашуны Татарстан мөфтиятенең Түбән Кама мөхтәсибәте оештырды.

Очрашуда йөзгә якын кеше катнашты. Рамазан ае якынлашу уңаеннан һәркемгә ураза тоту тәртипләре турында материаллар һәм истәлекле сувенирлар тапшырылды.

Очрашу барышында Коръән-хафиз Хәлил хәзрәт Хәйбрахманов Коръән аятьләре укыды, аннары Түбән Кама мөхтәсибәтендә махсус хәрби операция мәсьәләләре буенча җаваплы Габделхәким хәзрәт Яруллин дога кылды.

Түбән Кама мөхтәсибәте әлеге очрашуларны алга таба да үткәрергә ниятли.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*