Театр сәнгатен сөючеләр аның иҗаты белән яхшы таныш.
Аеруча соңгы елларда зур рольләре белән тамашачы күңелен яулый ул. Язмам герое – Г.Камал исемендәге татар дәүләт Академия театры артисты Ләйсән Гатауллина. Без аның белән театрга илткән урау юллар, артистның уңыш сере, иҗат белән тормыш арасында баланс табу һәм, әлбәттә, рольләре турында сөйләштек.
ҮЗЕ ТЫЙНАК, ҮЗЕ СӨЙКЕМЛЕ
Ләйсән белән Камал театрының яңа бинасында очраштык. Зур булмаган, әмма бик җылы һәм матур грим бүлмәсендә өч актриса – Рәйхан Габдуллина һәм Эльза Муратхуҗина белән бергә «яшиләр» икән. Кергәч тә, репетиция костюмнары эленеп тора, өстәлдә һәм тәрәз төбендә китаплар тезелгән – монда бертөрле иҗади мохит хөкем сөрә.
«Мин гадәттә эшкә киләм дип сөйләшмим, «театрга барам» дим. Студент вакыттан уку йорты белән Камал театры арасында йөреп, шулай күнеккән. Әти-әниемә дә шулай дип язам да, берничә сәгатькә югалам, чөнки мин телефонда утырырга яратмыйм. Бүген 9.30да өстәлгә куеп киткән идем, сәгать өчтә генә алдым. Социаль челтәрдә активрак буласым, видеолар төшерәсем килә, ләкин мин контент керткәннән соң, язылучыларның комментарийларын 3–4 көннән соң гына ачып укыйм», – дип башлады сүзен Ләйсән.
Аның интервьюлары бик аз – интернетта берне генә таптым. Ул үзенең шәхси тормышы турында сөйләргә яратмый, шуңа күрәдер, әйтәсе сүзен сәхнәдә рольләре аша җиткерә. Ләйсән «Сүнгән йолдызлар»да – Сәрвәр, «Мөһаҗирләр»дә – Саҗидә, «Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл»да – Әлфия, «Ситса туй»да Динәне уйный, ягъни барысы да төп рольләр. Бу уңышка кадәр күпме юл үтелеп, тырышлык таләп ителгәнен ул үзе генә белә.
«Минем әти-әнием иҗат кешеләре түгел. Әни ягыннан Рәфидә әбием җырчы булырга хыялланган. Авылдан Казанга килеп концертларда катнашкан. Ләкин аны әти-әнисе укырга җибәрмәгән. Әбием гомере буе авылда сыер савучы булып эшләде, сыерны сауганда мин аның моңлы итеп җырлаганын ишетә идем. Иҗатка тартылу миңа аннан күчкәндер – театр юлын сайлавыма ул бик сөенә: “Мин булдыра алмадым, син теләгемне тормышка ашырдың”, – ди».
ИҢ ЗУР САЙЛАУ АЛДЫНДА
Ләйсән тумышы белән Чаллыдан. Мәктәптә укыганда сәнгать мәктәбенә йөргән. Ул балачактан ук бөтен төрле һөнәрләргә кызыккан: спорт буенча олимпия чемпионы, стюардесса, әти-әнисе кебек полиция хезмәткәре, тәрҗемәче, опера җырчысы… Бәлки шуңа күрә бөтен кешене уйный ала торган сәхнә юлын сайлагандыр.
«Мин актёрлыкны сәхнә белән түгел, ә кино белән бәйли идем. Кинода уйныйсым килде. Болында йөргәндә үзем уйлап чыгарып, диалоглар корып сөйләшә идем. (Көлә). Кыш көне әбиләргә кайткач, ишегалдына бер кат кофтадан чыгып, берничә секунд яланаяк басып тора идем – янәсе, нәни Тукайны уйныйм. Мәктәптә төрле чараларда спектакльләр куйдык, Казанга театр бәйгесенә килгәнебез булды. Аннан тыш инглиз теле һәм рус әдәбиятын яраттым, яшүсмер чакта тәрҗемәче булырга уйладым. Әти-әнием, төпле җирдә укысаң шат булырбыз, дип, теләгемне хуплады».
Барысы да шулай җиңел генә барганда, имтиханнарга бер ай калганда, ул иҗат юлыннан китәргә теләгәнен аңлый. Әмма мәктәптә рус әдәбиятын сайларга инде соң була. Шуңа күрә БДИ тапшырып, КФУның Алабугадагы филиалына инглиз һәм алман теле укытучысы булырга укырга керә. Әти әнисенә актриса булырга теләгәнен әйтә.
«Беркөнне әти эштән кайтып керде дә, “Радиодан ишеттем, “Мунча ташы” театрына актёрлар эзлиләр икән, барасың килмиме?”– диде. Минем аларны балачакта караганым бар иде, шуңа ике дә уйламый, әти белән Түбән Камага чыгып киттек. Театрның сәнгать җитәкчесе Гамил абый Әсхәдулла мине алырга ризалашты. Әмма гел гастрольләргә йөрү сәбәпле, читтән торып укырга керерсең, диделәр. Ул көнне өйгә кайткач, гаилә белән елаштык. Әнием башта укуны тәмамларга киңәш итте, ә әти: “Баланы хәзер җибәрмәсәк, гомер буе без каршы килгәнне әйтәчәк бит”, – дип борчылды. Шулай итеп, мин КФУга укырга кердем. Беренче курс азагында рус әдәбиятын сайларга мәктәпкә баргач, кабат соңга калганымны аңладым. Икенче курстан соң гариза язып, БДИ тапшырдым».
ЯЗМЫШЫН ХӘЛ ИТКӘН ОЧРАШУ
Вакыты җиткән булгандыр – Фәрид Бикчәнтәевнең, курс җыю сәбәпле, Чаллыга очрашуга киләсен белеп ала һәм дәресләрдән соң автобуска утырып шунда кузгала. Консультацияне үтеп, җәй көне инде имтиханнарын тапшыра да, Казан дәүләт мәдәният институтына килә.
«Фәрит абый мине бюджетка алачакларын әйтте, ләкин ике бюджетта укырга ярамый бит – Алабугадагы укуны ташларга кирәк булачак иде. Өйгә кайттым да, “Әти, син нәрсә әйтәсең, шуны эшлим”, – дигән булам инде. (Көлә). Кая барасым күңелгә мәгълүм бит. Нәтиҗәдә КФУда түләүлегә күчтем, әмма Фәрит абыйга моны әйтмәдем. Кыш көне сессия башлангач, калтырый-калтырый сөйләдем инде. Параллель рәвештә ике уку йортында укыдым, 2020 елда КФУны, 2021 елда актёрлык курсын тәмамладым. Безне КазГИКта төп остаз Фәрит абыйдан тыш, педагоглар – Айдар Җаббаров, Олег Кинҗәгулов, соңгы курста Рамил Гәрәев укытты. Төрле остазлардан үзебезгә кирәкле белемне алдык».
ФАТЫЙМА, СӘРВӘР, САҖИДӘ…
Укуның беренче көненнән үк аларның кичләре Камал театрында уза: иртән – институтта, кичен театрда укыйлар. Ләйсәнне зур рольләре дә озак көттерми – икенче курста режиссёр Олег Кинҗәгулов куйган «Парковка» (авторы – Сөмбел Гаффарова) спектаклендә Фатыйманы уйный. Ә инде өченче курста Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштергән «Сүнгән йолдызлар»да Сәрвәргә алына.
«Дөресен әйткәндә, мин башта курыктым. Без укыганда татар драматургиясенә бик кагылмадык, Чеховның “Дядя Ваня”сын, Шекспирның “Король Лир”ын, Хемингуэй хикәяләрен куйдык. Шуңа күрә татар киемен кию, яулык бәйләү физик яктан минем өчен сәер булды – ул ниндидер үзгә халәт бирә. Хәтта Фәрит абый: “Беренче репетицияләргә үзеңнең киемеңнән килсәң дә була”, – диде. Без бит зур футболка, киң чалбар киеп йөрүче буын, ә монда кинәт кенә тыйнак кием кияргә кирәк. Шуңа күрә бу спектакльгә вакыт узу белән ияләштем, хәзер инде уйнаганда күңелдә ирек тоям. Мин спектакльне берничә ел куйгач кына чын-чынлап яратып уйный башлыйм. Чөнки үзеңне әзерли-әзерли ләззәт хисен тоймый каласың. Ә инде башка рольләр барлыкка килгәч, яңасы өчен борчыла башлыйсың».
Ләйсән уйный торган өч хатын-кызны да бер сыйфат берләштерә кебек – эчке таяныч. Без аны Саҗидә, Сәрвәр, Әлфия линиясендә дә күрәбез. Ләйсән үзен андый холыклы кешегә санамый, гәрчә сабыр, тыйнак булса да. Әмма режиссёрлар шундый рольләргә алалар икән, димәк, Ләйсән аны сәхнәдә күрсәтә ала яки күңел төпкелендә шул сыйфат яшеренгән.
«ВӘТ НАЧАР ХАТЫН БУ!»
Камал театрында аншлаг белән бара торган «Ситса туй» (режиссёры – Айдар Җаббаров) спектаклендә Ләйсән башка яктан ачыла кебек. Ул анда тормышта дөрес юлдан китмәгән, ялгышкан хатын-кызны уйный. Спектакльнең иң тетрәндерә һәм уйландыра торган монологы да аның Алмаз Сабирҗанов белән уйнаган сәхнәсендә яңгырый кебек.
«Персонажың нинди генә гамәл кылмасын, син аны акларга тырышасың. Динә – яратмыйча, кирәк булганга гына кияүгә чыккан хатын-кыз. Ә андый кешеләр бик күп бит. Ул чын күңеленнән яратмаса да, үзенә карата мөнәсәбәтне хөрмәт итеп чыккан. Мин моңа кадәр әйбәт героиняларны уйнагач, тамашачы гел “күтәреп” ала иде. Ә “Ситса туй” чыккан көннәрдә без Алмаз абый белән чыгып басуыбыз була – залдагы энергетика үзгәрә. Спектакльнең төнге сәхнәсендә Алмаз абый биюенә халык дәррәү кул чаба – аңа таяныч күрсәтәләр. Берсендә бер ир-ат: “Вәт начар хатын бу!” дип кычкырып җибәрде – зал көлә башлады. Ә икенчесендә берәү залдан әдәпсезрәк сүз әйтте. Мин аны никтер үземә кабул итеп, өйгә кайткач еладым. Шулай ук, спектакльдә тамаша залыннан үткәндә, миңа бер ир-ат аяк чалмакчы иде, үзе башка якка карагандай итте. Мин бу тискәрелекне йөрәгемә якын алдым. Әмма аннары уйландым: халык шундый реакция күрсәтә икән, димәк, мин ышандырып уйнаганмын дигән сүз. Мондый ситуацияләр булмасын өчен, персонажга артык берекмичә, шәхес белән роль арасында чик куярга кирәк».
Ләйсәнне Әлфияле иткән «Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл» (режиссёры – Айдар Җаббаров) спектакленә дә килеп җиттек. Татар халкының күңелендә тирән эз калдырган шәхесне уйнау җиңел түгел, әлбәттә. Әлфиянең каты холкы белән тормышка юмор аша каравы сокландыра аны.
«Ул теләсә нинди ситуациядә шаярткан, үзенең кан басымы күтәрелсә дә, башка кешеләргә төшенкелеккә бирелергә юл куймаган. Аның турында китабын укыгач та, кызы Зөлфия ханым белән сөйләшкәч тә кызыклы фикерләрне дәфтәремә теркәп бардым. Спектакльдә аның халыкка, иҗатка багышлаган тормышы күрсәтелә, анда гаилә темасы да бар. Иҗат белән тормыш арасында баланс табу авыр – син халкыңны үстерү белән беррәттән үзеңнең нәселеңне дә кайгыртырга тиеш кебек. Күпме мәшһүр шәхесләрнең балалары, оныклары татарча сөйләшмәгәнен очратабыз. Бу минем йөрәгемне әрнетә».
«МИНЕМ ШУНДЫЙ ПРОБЛЕМАМ БАР…»
Театр юлын сайламаган булса, Ләйсән тәрҗемәче һөнәрен сайлар иде. Әмма татар телен, театрын яратуы аны нәкъ менә бирегә китерә. Алай да, чит ил киноларында төшү теләге бар. «ТНВ»да «Алмаш» сериалында да төшкән иде, шуннан соң урамда әби-бабайлар таный башлады дип шаярта ул. Хәзерге вакытта Ләйсән үзен төрле юнәлештә сыный: җырны педагогик яктан өйрәнәсе килү максаты белән магистратурага Венера Ганиева курсына укырга кергән. Инглиз теленә мәхәббәт нәкъ менә җыр аша уянган.
«Минем шундый проблемам бар – берьюлы берничә эшкә алынам да, йөзгә ярылам. Эштән курыкмаганга эш шулай өстәлеп торадыр инде. Быел ял итәргә өйрәнәсем килә, алайса, кичкә планым юклыгын белсәм паникам башлана. Бу сезонда фикерләү офыгын тагын да киңәйтәсе, тормышның башка кызыклы якларын да күрәсе килә».
«СИҢА КАЙЧАН БӘХЕТЛЕ РОЛЬ БИРӘЛӘР ИНДЕ?»
Ләйсәннең театрдагы уңышына сөенүчеләр дә, көнләшүчеләр дә бардыр. «Син бит бәхетле актриса, нинди кайгың була ала инде?» дигән фикер ишетергә туры килә аңа.
«Кайвакыт профессиямне өзелеп яратам, ә кайчак шул хәтле үземне булдыксыз итеп хис итәм ки, актёрлык минем өчен түгел дигән фикергә киләм. Профессиям мине эмоциональ таганда атындыра. Кемнеңдер минем урында буласы килгәненә ышанам. Мин дә бит башка кешеләрнең тормышына карап кызыгам. Мин чит ил артистлары кебек паппарациядән качып йөрмим, ягъни андый супер популярлык кичермим. Шуңа күрә бу минем өчен гадәти күренеш. Әти әнием дә шулай тиеш дип кабул итә. Бәлки сәнгать өлкәсеннән ерак булгач, аңлап бетермиләрдер. Алай да, әни минем комедиядә уйнавымны көтә инде: “Сиңа кайчан бәхетле роль бирәләр инде? Сора әле режиссёрдан!” – ди. Минем героинялар язмышы гел трагедия белән тәмамлангач борчыла инде (Көлә).».

Интервью барышында Ләйсәннең үтә гади дә, җитди дә була алуына инандым. Ә бәхетле рольләре алга таба уйналыр! Иң мөһиме тормыштагы роле бәхетле булсын!
.jpg)
