Сургут шәһәрендә яшәүче татарларның милли-мәдәни мохтарияты вәкилләре, аерым алганда, «Ак калфак» татар хатын-кызлар җәмгыяте активистлары узган ял көннендә традицион татлы ризык — чәкчәк әзерләү буенча киңкүләмле мастер-класс үткәрделәр. Бу татлы ризык камырны майда кыздырып, кайнар балга катырып әзерләнә. Чәкчәк – татар халкының татулык һәм кунакчыллык символы булып тора.
Игелекле эшнең оештыручысы Гөлсинә Фәрит кызы әйтүенчә, аның гадәти булмаган идеясе шунда ук халыкның күңелен җәлеп итте. Чара «Нуви» ресторанында үтте. Ярдәм күрсәтергә теләк белдерүләре өчен ресторан хуҗасына оешмабыз исеменнән аерым рәхмәт әйтәбез.
– «Батыр улларыбыз яраткан милли ризык чәкчәк, әниләренең җылы кулларын исләренә төшерер, туган йортларын һәм туган җирләреннән кайнар сәлам дә, булыр» – дип сөйли Гөлсинә Фәрит кызы.
Бу көнне биредә бөтен кешегә дә эш җитәрлек булды. Кемдер камыр басты, кемдер аны уклау белән җәйде, кемдер кисеп торды, кемдер майда кыздырды. Тиз арада кайнар бал белән катырылды.
Мастер-классның төп максаты – Ватаныбызны саклаучыларга ярдәм итү булды. 3 сәгать чамасы эшләдек. Күмәк эшнең җиңеллеген кабаттан тойдык. Эш беткәндә чәйле табын да әзер иде.
Мондый инициативалар милләтара элемтәләрне ныгытырга һәм Россия халыкларының мәдәни мирасын саклап калырга ярдәм итә, гореф-гадәтләрне киләсе буыннарга тапшыруны тәэмин итә.
Тиз арада бу сугыш афәтләре туктасын, егетләребез исән-имин кайтып җитсен, ә баллы чәкчәк безнең татулык-бердәмлек символы булып калсын.
Розалия Сабитова, Сургут шәһәре иҗтимагый татар милли-мәдәни мохтарияты



