Ленино-Кокушкино авылында Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фәнни-методик бүлеге, Питрәч үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре белән берлектә язучы Ринат Мөхәммәдиев белән очрашу кичәсе булып узды. Очрашуда Милли китапханәнең фәнни – методик бүлеге баш китапханәчесе Зәйнәп Әбүгалим кызы Җамалиева катнашты.
Язучы белән әңгәмә формасында оештырылган “Юлда булу хәерле…” дип исемләнгән иҗади кичәне үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре директоры Земфира Әхмәтшина алып барды, залда утыручы китап сөюче авыл халкы, китапханәчеләр, укытучылар белән күзгә күренмәс җылы элемтә урнаштырды.
Ринат Мөхәммәдиев үзенең тормыш кыйбласы нидән гыйбарәт булуын иҗат ителгән күпсанлы әсәрләре аша халкыбызга җиткерүе турында сөйләде. Кичәдә катнашучылар язучының романнары, повесть һәм хикәяләре буенча үзләренең уй-фикерләрен авторга җиткерделәр, очрашу алар күңелендә якты хатирә булып, озак сакланачагын белдерделәр.
Ике сәгатьтән артык барган очрашу кичәсе хәзерге чор татар әдәбияты, татар милләте һәм татар телебез турында фәлсәфи уйланулар белән үрелеп барды. Ринат Сафа улы Ленино-Кокушкино авылы халкына бүгенге катлаулы заманда да татар китабын укып, әсәрләрдә күтәрелгән проблемалар белән рухланып яшәүләре өчен рәхмәт белдерде.
Очрашуга ямь өстәп, Ленино-Кокушкино Яшьләр үзәгендә эшләп килүче “Гармония” вокаль ансамбле һәм балалар кичәдә катнашучыларга үзләренең җырларын бүләк итте.