ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыевның Халыкара туган тел көне уңаеннан котлавы
Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыевның Халыкара туган тел көне уңаеннан котлавы

Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыевның Халыкара туган тел көне уңаеннан котлавы

Хөрмәтле милләттәшләр, кадерле дуслар!

21 февральдә Җир шарының барлык илләрендә дә Халыкара туган тел көне  билгеләп үтелә. Бүгенге көндә галимнәр дөньяда 7 меңнән артык тел булуын әйтәләр. Һәр халыкның теле үзенчәлекле, күп телләр белү дөньяга карашны киңәйтә, төрле милләтләрнең мәдәниятен тирәнрәк аңларга ярдәм итә. Ләкин туган тел ул бер генә. Безнең туган телебез – татар теле. Шуңа күрә һәр татар кешесе үз теленә хөрмәт белән карарга тиеш. Сабыйларыбызның теле туган телдә ачылсын. Телебезнең кулланылыш даирәсен киңәйтү, аны балаларыбызга һәм оныкларыбызга тапшыру – безнең төп бурычыбыз.

Барыгызны да Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Халыкара туган тел көне белән ихластан котлыйм.  Туган телләребезне саклыйк, яклыйк, чөнки милләтнең яшәешендә туган тел иң мөһим урыннарның берсен алып тора.

Ихтирам белән,

Татарстан Республикасы
Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессы
Милли Шура рәисе                                                               В.Г. Шәйхразыев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*