ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Ижау шәһәренә бара
Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Ижау шәһәренә бара

Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Ижау шәһәренә бара

Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Ижау шәһәренә бара.

Татарстан делегациясен Удмуртия Республикасының Милли сәясәт министры Эдуард Петров, Удмуртия Республикасы татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе иҗтимагый оешмасы рәисе Рәмзия Габбасова каршы алачак.

Биредә Милли Шура рәисенең Удмуртия Республикасы Хөкүмәте рәисе Роман Ефимов белән рәсми очрашуы көтелә. Шулай ук ул Удмуртия Республикасының  татар иҗтимагый берләшмәләре җитәкчеләре белән очрашачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*