Киров өлкәсенең Нократ Аланы районы, Сосмак авылында “Без бергә” дип аталган волонтерлар төркеме махсус хәрби операция башланганнан бирле эшли.
Алар авыл клубына көн саен җыелып, маскировка челтәре үрәләр, кирәгенчә токмач кисәләр, “коры душ”, блиндаж шәмнәре дә ясыйлар.
– Соңгы вакытта без көчне күбрәк маскировка челтәре үрүгә бирәбез, -ди волонтер Миннегөл апа Сәүбәнова. – Иң элек тукыманы “галстук” форматында челтәргә үреп барсак, хәзер башка ысулга күчтек. Челтәрен Иванова шәһәреннән, ә тукымасын, лента форматында кистереп үк, Мәскәү өлкәсенең Солнечногорск шәһәреннән кайтартабыз. Болай күпкә очсызгарак чыга. Бу эшләр авыл халкы һәм читтә яшәүче якташлардан җыелган матди ярдәм нәтиҗәсендә башкарыла. Хатын-кызларыбыз бик бердәм. Арабызда өйдә торучылар да, хезмәт яшендәгеләр дә бар. Авыл клубында салкынрак булганлыктан, көн саен кичке якта бергәләшеп музейга җыелабыз, икешәр челтәр үрәбез. Ә авыл клубында токмач кисәбез. Кайбер көннәрне авылның ватсап төркеменә белдерү куймасак та: “Хәбәрегез юк, ник чакырмыйлар икән дип, күңелебез пошаманга төшеп килеп җиттек әле”, – диләр. Авыл халкына бик рәхмәтле без. Ай саен авылдан гуманитар ярдәм китә һәм ай саен авыл халкы үзенең хезмәт хакыннан, пенсиясеннән өлеш чыгара. Кибетләрдә махсус тартмалар тора, акча күчерә алмый торган өлкән буын шунда консерв, токмач, чәйләр, тозланган яшелчәсен яки башкасын салып куя. Без солдатларыбызны үзебезнекеләргә һәм башкаларга бүлмибез, аларга гына ярдәмебез китсен димибез, бөтен кешегә булышырга тырышабыз. Үзебезнең авылдан да илебезне саклаучылар бар, бик кызганыч, өчесен инде мәңгелеккә югалттык.
Маскировка челтәрен Сосмак авылы апалары дога укый-укый үрәләр икән. Кайвакытта җырлап та алабыз, “Җиңү көне”н диләр. Араларында якыннары, уллары махсус хәрби операциядә булган әниләр дә бар.
Шушы еллар эчендә сосмаклылар барлыгы 600дән артык челтәр үргәннәр. Гыйнвар ае каникулында 10 көн ял иткәннән соң – 26ны, февральгә чыккач инде 30дан артык маскировка челтәре әзерләгәннәр.
Алар без – Кукмара волонтерлары белән дә аралашып эшлиләр. Әйтик, Кукмарадагы “Сугышчан кардәшлек” оешмасына – 12, “Ядегәр кардәшлеге”нә -10 маскировка челтәре биргәннәр. Зур Кукмарадагы “Гараж” төркеменә дә узган атнада 10 челтәр биреп җибәрделәр. Алар шулай ук Белгород, Курган өлкәсенә гуманитар ярдәм туплап озатканнар.
Чыганак: kukmor-rt.ru