ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Татар утары кунакларны каршылады
Татар утары кунакларны каршылады

Татар утары кунакларны каршылады

Россия Президенты 2026 елны илдә Халыклар бердәмлеге елы дип игълан итте. Ульяновск шәһәренең үзәгендә диярлек урнашкан Татар утарында – өлкә татар милли-мәдәни мохтариятенең Иделаръягы бүлегендә Халыклар бердәмлеге елын ачу тантанасы зур бәйрәм рәвешендә узды.

Тантанага өлкәнең шәһәр-районнарыннан бик күп кунаклар – милли хәрәкәт активистлары, аксакаллар, «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы вәкилләре, дин әһелләре килде. Зур мәртәбәле затлар – Ульяновск өлкәсе Губернаторы Алексей Русских белән Татарстан Хөкүмәте вице-премьеры, Бөтендөнья татар конгрессы (БТК) Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев та сәгате-минутында килеп җитте. Тантана башланганчы мохтариятнең Иделаръягы бүлеге җитәкчесе Рафаэль Нәҗметдинов Ислам мәдәни-агарту үзәге буларак эшли торган Татар утары эшчәнлеге белән таныштырды. Беренче каттагы зур бүлмәләрнең берсе мәчет вазифасын башкара. Хәзер биредә җомга көннәрендә йөздән артык өммәттәшебез җыела. Узган ел үзәктә өлкән кешеләрне, хезмәт ветераннарын кабул итә торган алты медицина кабинеты ачылган.

– Әлеге хезмәтләр бушлай күрсәтелә. Якын-тирәдә яшәгән мөселманнарыбыз гына түгел, ишеткән-белгән башка кардәшләребез дә килә ала. Табиблар кабул итәчәк, дип алдан хәбәр бирәбез. Бу чара айга бер мәртәбә уздырыла. Менә бүген дә табиблар көне буе халыкны кабул итә,- дип сөйләде Рафаэль Нәҗметдинов.

Берничә ел элек ул дуслары, фикердәшләре белән бергәләп элеккеге балалар бакчасы бинасын төзекләндерә башлаган. Ремонт әле тәмамланмаса да, 1,7 мең квадрат метрлы бинада 11 юнәлештә эш алып барыла. Балаларга дин нигезләре өйрәтелә, спорт белән шөгыльләнү өчен дә бүлмә бар. Музей бүлмәсе махсус хәрби операциядә катнашучыларга багышланган.

Тантанага килган зур кунаклар Ислам мәдәни-агарту үзәге эшчәнлеге белән танышкач, җыелышлар залында татар җәмәгатьчелеге белән очрашты.

– Татар халкы безнең өлкәдә генә түгел, Россиядә дә сан ягыннан икенче урында тора. Татарлар элек-электән халык хуҗалыгының төрле тармакларында тырышып эшли, зур уңышларга ирешә. Шуңа күрә сез милләттәшләрегез белән чын күңелдән горурлана аласыз. Өлкәбездә татар мәдәният үзәге һәм музей эшли, милли бәйрәмнәр даими узып тора, “Өмет” газетасы һәм “Чишмә” тапшырулары чыгып килә,– дип сөйләде анда өлкә Губернаторы.

– Бердәмлек һәм дуслык турында кайда гына чыгыш ясасам да, мин сезне үрнәк итеп китерәм. Милли-мәдәни мохтарият, Диния нәзарәте, бизнес-клуб, мәдәни үзәк – монда барчагыз бер йодрык булып эшли беләсез. Сез – зур көч! Шуңа да хакимият органнары сезнең белән санлашып эшли,- дип белдерде үз чиратында Васил Шәйхразыев.

Ульяновск өлкәсе татар җәмәгатьчелеге оештырган Халыклар бердәмлеге елын ачу тантанасының икенче өлеше Тaтар утары ашханәсендә дәвам итте. Анда төбәк башлыгы авыл хуҗалыгы алдынгылары белән аралашты, игенчеләрне борчыган мәсьәләләр хакында сорашты. Васил Шәйхразыев өлкә татар милли-дини яшәешенә сизелерлек өлеш керткән милләттәшләребезгә Бөтендөнья татар конгрессының истәлекле бүләкләрен тапшырды.

Тарихчы галим, ЮНЕСКОның Казандагы Тынычлык культурасы институты ректоры, «Европа-Азия» халыкара гуманитар академиясе президенты Энгель Таһиров исә өлкә башлыгы Алексей Русскихның зирәк җитәкчелеген югары бәяләп, аңа бүләк итеп «Тынычлық илчесе» ал тасмасын һәм «ЕвропаАзия» халыкара гуманитар академиясе дипломын алып килгән иде. Сүз уңаеннан, әлеге институт һәм академия турында бераз мәгълүмат биреп китик. Алар икесе дә чирек гасырдан артык эшләп килә. ЮНЕСКО 2000 елны Тынычлык культурасы елы дип игълан иткән иде. Әлеге мөһим чарага әзерлек уңаеннан 1999 елда Энгель Таһиров ЮНЕСКО Генераль конференциясендә шундый институт оештырганын, академия булдырганын җиткерә. Аны оештыру турында Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев махсус карар чыгара. Хәзерге вакытта ЮНЕСКОның дүрт Генераль секретаре, Берләшкән Милләтләр Оешмасының ике башлыгы бу академиядә әгъза булып тора. Тантана булган көнне академия президенты Энгель Таһиров белән Ульяновск Ислам мәдәниагарту үзәге житәкчесе Рафаэль Нәҗметдинов киләчәктә бергәләп эшләү турында килеште.

– Ульяновск өлкәсе татар милли оешмалары соңгы 30 елда өлкә, шәһәр хакимияте белән уртак тел табып, телебез, динебез, мәдәниятебезне саклау буенча шактый зур уңышларга иреште. Узган гасыр азагыннан бирле «Чишмә» телевизион тапшыруы чыгып килә, «Өмет» газетасы нәшер ителәҗирле язучыларның китаплары бастырыла, «Татарстан – Яңа гасыр» телевидениесе филиалы эшли. Болар барысы да бердәм, тату эшләүнең күркәм нәтиҗәсе,- дип белдерде ахырда өлкәнең татар милли-мәдәни мохтарияте советы рәисе Рамис Сафин.

Рәшит МИНҺАҖ.  “Мәдәни җомга”

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*