Николаевка районы Зур Чирекле авылы урта мәктәбендә ана (татар) теле һәм әдәбияты атналыгы Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланган иде. 1-11 класс укучылары өчен “Муса Җәлил безнең күңелләрдә…” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.
Мәктәпнең татар, рус теле укытучылары Н.Р.Ягудина һәм С.А.Рафикова балаларны бәйрәм белән котладылар. Аннары 9А классы укучысы Х.Ягудина “Без – татарлар” шигырен сәнгатьле итеп сөйләде.
Әлеге чара татар теле һәм әдәбияты укытучылары Н.Р.Ягудина, Н.Х.Темербулатова, музыка укытучысы Х.Г.Мавлютова, педагог-китапханәче А.Х.Сулейманова, рус теле һәм әдәбияты, башлангыч класс укытучылары, мәктәп укучылары, “Созвездие” мәдәни-күңел ачу үзәге вәкилләре Г.И.Ягудина, Р.К.Сулейманова, Зур Чирекле авылының модельле китапханәсе мөдире Г.А.Бирюкова тарафыннан әзерләнгән иде.
Кичәдә мәктәп директоры вазыйфаларын башкаручы Г.Р.Гафарова катнашты. Ул укытучылар белән укучыларны сәламләп, чараны ачык дип игълан итте.
Муса Җәлил – бөек татар шагыйре. Ул күпмилләтле әдәбиятыбызның бердәнбер вәкиле буларак, берүк вакытта хөкүмәтнең ике зур бүләгенә лаек була. Бөек Ватан сугышы вакытында батырлык, кыюлык үрнәге күрсәтүе өчен – Советлар Союзы Герое исеменә, “Моабит дәфтәрләре” шигырьләр циклы өчен Ленин премиясенә лаек табыла. Әдипкә ике бүләк тә үлгәннән соң бирелә.
Балалар “Шагыйрьнең үлемсезлеге” дип аталган видеофильмны зур кызыксыну белән карадылар. Анда танылган язучы, “Өзелгән җыр” китабы авторы Рафаэль Мостафин әдипнең тормыш юлы турында сөйли. Аннары ана теле һәм әдәбияты укытучысы Н.Р.Ягудина милләтебез тарихында тирән эз калдырган Җәлилнең батырлыгы һәм ныклыгы хакында җиткерде. Ә педагог-китапханәче А.Х.Сулейманова әдип иҗатына багышланган китаплар күргәзмәсен тәкъдим итте. ИЗО укытучысы Г.Җ.Мунзафарова рәсемнәр күргәзмәсе белән таныштырып үтте. Укучылар Туфан Миңнуллинның “Моңлы бер җыр” пьесасыннан өзекне сәхнәләштерделәр. 6-8 класс укучылары башкаруында яңгыраган “Солдатлар”, “Сине көтәм”, “Төрмәдә төш” (М.Җәлил сүзләре) җырлары беркемне дә битараф калдырмады. 5А классы укучылары тырышлыгы белән – “Кызыл ромашка”, 6А классы балалары көче белән “Яшь ана” шигыре сәхнәләштерелде. Муса Җәлил исеме Туймазы шәһәре белән тыгыз бәйләнгән. 11 класс укучысы Камилә Рафикова әнә шул хакта сөйләде. 5А классы малайлары һәм кызлары “Вәхшәт” шигырен күңел төпкелләренә үтеп керерлек итеп яңгыраттылар. “Моабит дәфтәрләре” фильмыннан фрагмент татар теле һәм әдәбияты укытучысы Н.Х.Темербулатованың чыгышы белән бергә үрелеп барды. Шулай ук башлангыч класс укучылары да кичәдә актив катнашты. Алар Җәлилнең “Күке”, “Куян”, “Әтәч”, “Бүреләр”, “Карак песи”, “Ышанма” һ.б. шигырьләрен татар һәм рус телләрендә оста сөйләделәр. Аннары балалар әдип әсәрләре буенча әзерләнгән викторинада үзләренең белемнәрен сынап карады.
Әдәби-музыкаль кичәнең ахырында укучылар “Ана бәйрәме”, “Сандугач”, “Кызыл ромашка”, “Бәхет”, “Кыңгырау”, “Соңгы җыр” һәм “Җырларым” шигырьләренә нигезләнеп төшерелгән мультфильмны карадылар.
Мәктәп укучылары әлеге чара барышында татар әдәбияты, аерым алганда патриот-шагыйребез иҗаты буенча тирән белемгә ия булуларын күрсәттеләр. Кичәдә катнашучы ата-аналар, авылдашлар һәм хөрмәтле кунаклар аларның чыгышларын көчле алкышларга күмде.
Без мәктәп укучыларына белем һәм тәрбия бирүче укытучыларга рәхмәтле булырга тиеш. Нәкъ менә аларның тырышлыгы аркасында балаларыбыз үзләренең туган телен, газиз ана телен онытмыйлар. Чынлап та, дөньяда күпме генә телләр булса да, ана теле һәм әдәбияты иң кадерлесе, иң якыны бит, ул халкыбызның мәдәнияте, менталитеты, традицияләре белән тарихы сагында тора.
Нәсиха ЯГУДИНА,
Зур Чирекле урта мәктәбе ана (татар) теле укытучыларының методик берләшмәсе җитәкчесе.
Чыганак: emet73.ru