ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Барда районында татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты
Васил Шәйхразыев Барда районында татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты

Васил Шәйхразыев Барда районында татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Барда районына эш сәфәре кысаларында татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты. Ул Барда муниципаль округы хакимиятенең утырышлар залында үтте. Очрашуны район башлыгы Хәлил Алапанов алып барды һәм көн тәртибе белән таныштырды.

Киңәшмәдә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары – Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев, татар җәмәгатьчелеге вәкилләре, Барда районы хакимияте вәкилләре, милли-мәдәни татар автономиясе, территориаль бүлек рәисләре, татар иҗтимагый оешмасы,  мәгариф тармагы хезмәткәрләре катнашты. Очрашуда Пермь крае мөселманнары  Диния нәзарәте рәисе, мөфти Әнвәр хәзрәт Аблаев та катнашты.

Кичә Пермь крае Төбәк татар милли-мәдәни мөхтәриятенең хисап-сайлау җыелышы үткән иде. Анда 12 ел дәвамында рәис булган Хәлил Фәрвазетдинов вазыйфаларын бушатты. Яңа җитәкче итеп Ринат Вәлиев сайланды. Бүгенге җыелышта алар да катнашты.

Васил Шәйхразыев Бөтендөнья татар конгрессының эшчәнлеге, алда торган бурычлар һәм Татарстан белән хезмәттәшлекне ныгыту юллары турында сөйләде. Конгрессның 2026нчы елгы төп чаралары белән таныштырды.

Шулай ук Васил Габтелгаяз улы ифтар дипломатиясе кысаларында Рамазан аенда узучы очрашулар хакында бәян итте. Хәлил Фәрвазетдиновка нәтиҗәле бердәм хезмәттәшлеге өчен рәхмәт сүзләрен белдерде. Һәрчак край җитәкчелеге каршында абруйлы шәхес булуын билгеләде. Үз урынына лаеклы шәхес тәкъдим итүен ассызыклады. Ә яңа җитәкче – Ринат Мәгъсүм улына уңышлар теләде. Очрашу барышында җирле актив үзләрен борчыган сорауларны бирде, яңа инициативалар тәкъдим ителде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*