Чаллы Үзәк китапханәсенең әдәбият музеенда Бөтендөнья язучылар көне уңае белән кызыклы чара узды – түгәрәк өстәл артына язучылар һәм «Ләйсән» әдәби берләшмәсендә каләм тибрәтүчеләр җыелды.
Язучылар Чаллыда Язучылар берлеге, “Ләйсән» әдәби берләшмәсе оешкан елларны искә алдылар, кызыклы хатирәләре белән бүлештеләр.
Чаллыда яшәп иҗат иткән, бүгенге көндә инде мәрхүм булган әдипләр – Нәҗип Мәдъяров, Кадыйр Сибгатуллин, Газиз Кашаф, Шамил Шәйдуллин, Мәхмүт Газизовлар да искә алынды.
Шамил Шәйдуллинның хатыны Фиалка ханым әдәбият музеена язучы белән бәйле экспонатлар тапшырды.
Очрашуда танылган әдипләр Мансур Сафин, Рәкит Аллабирде, Айрат Суфиянов, Әнвәр Шәрипов, Амур Фәләх чыгыш ясады. Шигърият, иҗат турында кызыклы шигырьләр яңгырады.
Резидә Гасыймова.
Чыганак: shahrichalli.ru