“Кулга энә-җеп алмаган бер генә көнем дә юк”, – ди Татар Каргалысы авылында гомер итүче Ләйлә Аллаголова . Яраткан шөгыле – кул эшләре. Нәрсә генә тудырмый аның остакуллары! Татар милли, сәхнә киемнәрен ул күптәннән тегә. Һөнәре буенча – ул тегүче түгел. Ләйлә Җәүдәт кызы – Татар Каргалысының “Гүзәл” балалар бакчасында тәрбияче булып эшли.
Ул һөнәри белем алырга тегүчегә түгел, ә педагогия колледжына укырга керә. Инде балалар бакчасында тәрбияче булып 38 нче ел эшли.
Әйе, милли киемнәрнең булмавы, аларны тегүгә этәргеч була да инде. Шулай итеп, беренче костюмнарны тегүне дә милләттәшебез балалар бакчасындагы төркемнәрдән башлый. “Гүзәл” балалар бакчасы – Сакмар районында татар сүзе белән аталган бердәнбер тәрбия йорты.Аның ирешелгән казанышлары шактый. Шуларның берсе – ел саен туган тел бәйрәмен уздыру. Кичәнең шарты да бар – анда һәр бала милли киемдә булырга тиеш.
Татар Каргалысы мәктәбендә,сыйныфлар арасында, ел саен фестивальләр үткәрелә, менә шул мәктәп укучыларына милли киемнәр кирәк була да инде.
Шулай ук мәдәният йорты каршында эшләп килүче күп санлы бию төркемнәре дә киемнәрен яңартып тора.
Балалар төркеменнән тыш, олылар ансамбльләреннән дә мөрәҗәгать белән чыгалар икән, алар арасында күрше татар авылларыннан да бар. Димәк, татар милли киеменә ихтыяҗ юк түгел.
Беренче категорияле педагог хезмәттәшләренә, үз тәҗрибәсе белән уртаклашып, “ Гореф- гадәтләребезнең бер өлеше буларак – татар киеме” исемле осталык дәресләре оештыра.Ә тәрбиячеләр, үз чиратларында, татар милли киемнәре элементларын нәниләргә дә өйрәтәчәк.
Әлбәттә, тәрбиячеләр актив, алар төрле форумнарда, бәйгеләрдә катнашалар.Узган елны туган тел һәм әдәбияты педагогларының форумы Уфа шәһәрендә узды.
Уңышлары да мактауга лаек. 2025 елда Ләйлә Җәүдәт кызы Аллаголова – “Россия тәрбиячеләре” исемле ХIII нче Бөтенроссия бәйгесенең региональ этабында III нче дәрәҗәдәге дипломга ия булды.
Милли темаларда матурлык белән табигать бергә тәңгәл килгән. Иҗат иреге белән таләпләр туры килгәндә сәхнә киемнәре дә хезмәтнең уңышлы булуына үз өлешен кертә.
Оренбургтан Фирүзә Әбсәламова






