Матур язгы бәйрәм алдыннан Мичурин авылы китапханәсендә иҗади атмосфера хакимлек итте.
Мәктәп укучылары өчен гофр кәгазеннән чәчәкләр ясау буенча мастер-класс оештырылды.
Кызлар зур тырышлык белән кул эшләре иҗат иттеләр. Әлеге чәчәкләрне алар дөньядагы иң кадерле кешеләр өчен — яраткан әниләренә дип ясадылар, ди китапханәче Сания Вахитова.
Ә мондый матур чәчәк ясарга өйрәтүчеләр – китапханәче Сания Вахитова һәм клуб директоры – Рузалия Мифтахова.
Бу мастер-класс балаларга яңа иҗат төренә өйрәнү генә түгел, ә үз куллары белән ясаган кул эшләре аша әниләренә булган рәхмәтләрен һәм яратуларын белдерү мөмкинлеге дә бирде.
Чыганак: zamansulyshy.ru