ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Кукмарада «Татар кызы—2026» бәйгесенең йомгаклау туры узды
Кукмарада «Татар кызы—2026» бәйгесенең йомгаклау туры узды

Кукмарада «Татар кызы—2026» бәйгесенең йомгаклау туры узды

Кукмара район мәдәният йортында матурлык, зирәклек һәм милли рух бәйрәме — «Татар кызы—2026» бәйгесенең финалы үтте.

«Татар кызы—2026» бәйгесенең йомгаклау турында  барлык катнашучыларга һәм әлеге бәйгене әзерләүдә көч куйган мәдәният хезмәткәренә истәлек бүләкләре тапшырылды.

Быелгы бәйгедә Кукмара районы авылларыннан чыккан 5 чибәр һәм сәләтле кыз катнашты:

  • Зифа Хаҗиева (Аш-Буҗи авылы),
  • Нәфисә Гыйльмуллина (Салтык-Ерыклы авылы),
  • Гөлназ Фатыхова (Березняк авылы),
  • Алия Мамлеева (Югары Шәмәрдән авылы),
  • Алсу Гыйльметдинова (Әсән-Елга авылы).

Кызлар тамашачыларны үзләренең чыгышлары, милли киемнәре һәм татар традицияләрен белүләре белән сокландырды.

«Татар кызы—2026» исеменә Аш-Буҗи кызы Зифа Хаҗиева лаек булды.  Барлык катнашучыларга һәм әлеге бәйгене әзерләүдә көч куйган мәдәният хезмәткәренә истәлек бүләкләре тапшырылды.

Чыганак: kukmor-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*