Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов Ирек эш сәфәре белән Актаныш районында булды.
Эш көне Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов белән очрашудан башланды. Җыелыш барышында районның республикабыз тормышында тоткан урыны, бүгенге күрсәткечләре, социаль-көнкүреш хәле һәм башка актуаль сораулар күтәрелде.
Биредә татар конгрессының жирле оешмалары идарәсе вәкилләре белән очрашу, идарә утырышы узды.
Ирек Шәрипов актанышлыларның эшләрен уңай бәяләде һәм милли эшебездә аеруча фидакарьлек күрсәткән милләттәшләребезгә Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатларын тапшырды.
Бөтендөнья татар конгрессының
Актаныш районындагы җирле оешманың исәп-хисап җыелышы утырышында бүлек җитәкчесе итеп Альберт Мансуров сайланды. Ул Актанышның беренче урта мәктәбе директоры.
Эш сәфәре кысаларында Ирек Шәрипов Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашты. Алар дини һәм милли эшләрне бергә алып бару хакында фикер алышты.
Кичен Ирек Шәрипов район ифтарына җыелучыларны Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде һәм Рамазан ае белән котлады.
Актанышта районкүләм ифтар мәҗлесе “Батыр” боз сараенда узды, анда 450 кешелек табын әзерләнгән иде.





