ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан хәләл буенча дәүләт аккредитациясе алды
Татарстан хәләл буенча дәүләт аккредитациясе алды

Татарстан хәләл буенча дәүләт аккредитациясе алды

ТР Мөселманнары Диния нәзарәтенең хәләл стандарты буенча комитеты Россиянең барлык сертификатлаштыру органнары арасында беренче булып Федераль аккредитация хезмәтендә (Росаккредитация) тикшерү узып, ГОСТ Р 70402-2024 стандартына тәңгәл килә, дип танылды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

ГОСТ Р 70402-2024 — ул хәләл сертификатлаштыру органнары өчен таләпләр куя торган Россиянең яңа илкүләм стандарты. Стандарт быелның 3 февраленнән гамәлдә. ГОСТ хәләл өлкәсендә халыкара стандартларны – Фарсы култыгы гарәп дәүләтләренең хезмәттәшлек шурасы (GSO) һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасының (OIC) Ислам дәүләтләренең стандартлаштыру һәм метрология институтының (SMIIC) стандартлаштыру өлкәсендә халыкара стандартларын, шулай ук ISO/IEC 17065 халыкара стандартын исәпкә алып эшләнгән.

ТР Мөселманнары Диния нәзарәте комитеты хәзерге вакытта Россиядә хәләл сертификацияләү буенча әлеге яңа илкүләм ГОСТка туры килә торган бердәнбер оешма булып тора һәм ул үз эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен дәүләт аккредитациясе алды. Бу исә үз чиратында Россия кулланучыларына һәм чит ил базарларына комитет сертификациясенә ия продукциянең ышанычлы булуын гарантияли. Шул рәвешле, комитет дәүләт күзәтчелегендә һәм хәләл буенча халыкара кагыйдәләре белән килешеп эшли.

Аккредитация барышында комитет сыйфат белән идарә итү системасы, хәләл аудит процедуралары, гаделлекне контрольдә тоту механизмнары булу-булмавына тикшерелде, персоналның компетентлыгы һәм барлык кирәкле документлар: сертификацияләү органы турындагы нигезләмә, хәләл сертификацияләү барышы, менеджмент системасы документлары өйрәнелде. Оешманың эчке структурасына ислам мәсьәләләре буенча аудиторлар, техник белгечләр, хәләл сертификацияләү буенча техник экспертлар булу-булмавына анализ ясалды.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты буенча комитеты үз эшчәнлеген 1999 елдан алып бара һәм, Россиядә хәләл сертификацияләүдә контролерлар штаты киңәйтелгән җитди һәм көчле орган булып тора, Россия мөселман кулланучыларының ышанычына ия. Хәзерге вакытта комитетның сертификациясе 22 илдә таныла, бу Россия товар җитештерүчеләренең тышкы базарларга чыгуын җиңеләйтә.

Комитетның казанышлары арасында – SMIIC стандартлары буенча халыкара аккредитациягә ия булу, Малайзиянең ислам үсеше департаментыннан (JAKIM) рәсми аккредитация, Дубайда Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Халыкара аккредитация үзәге – EIAC (Emirates International Accreditation Centre) аккредитациясе.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*