Яшел Үзән районының Акъегет авылында «Нәүрүз килә — яз килә» дигән чара оештырылды. 15нче март көнне Акъегет авылында борынгыдан килгән матур йоланы искә алдылар.
–Нәүрүз бәйрәме алдыннан, мәдәният хезмәткәрләре һәм балалар белән бергә һәр йортка кереп, бәйрәм күчтәнәчләре җыеп йөрдек. Изге Рамазан аенда игелекле эшкә үз өлешен керткән һәр авылдашыбызга чиксез рәхмәтебезне белдерәбез! Аллаһы Тәгалә сезгә исәпләмәгән җирдән муллык һәм бәрәкәт арттырып бирсен. Аеруча авылыбыз китапханәчесе Рәсимә Зиннуровага зур рәхмәт! Ул балаларны үзенең тәмле коймаклары белән сыйлады. Балалар бик канәгать калды, рәхәтләнеп сыйландылар. Рәсимә, тәмле коймакларың өчен мең рәхмәт, – дип яза Акъегет мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Рәшидә Борһанова.
Чыганак: yashel-uzan.ru