ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Фәрит Мөхәммәтшин вазифасыннан вакытыннан алда китү турында игълан итте
Фәрит Мөхәммәтшин вазифасыннан вакытыннан алда китү турында игълан итте

Фәрит Мөхәммәтшин вазифасыннан вакытыннан алда китү турында игълан итте

Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин вазифасыннан вакытыннан алда китү турында игълан итте. Бүген ул парламент башлыгы вазифасында соңгы сессия утырышын үткәрә.

«Минем тарафтан вәкаләтләремне вакытыннан алда туктату турында карар кабул ителде. Гаризаны имзалап, секретариатка тапшырдым», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

«Кадерле дуслар! Минем өчен бүген мөһим көн. Бүгенге утырыш аерым бер үзенчәлеккә ия. Рәсми вәкаләтләремне туктату турында игълан итәм. Бу уйланган, төптән кабул ителгән карар», – дип белдерде ул чыгышында.

Ул үзенә ышаныч күрсәткән Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка, депутатларга, сайлаучыларына рәхмәтен җиткерде.

Фәрит МөхәммәтшинТатарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе итеп сайланды. Бүген әлеге исем җиденче чакырылыш парламентның 19нчы утырышында расланып кабул ителде.

Чыганак: tatar-inform.tatar

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*