ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Баулылар язны каршы ала
Баулылар язны каршы ала

Баулылар язны каршы ала

Татар Томбарлысы мәдәният йорты каршындагы мәйданда Нәүрүз бәйрәме үткәрелде. Бу көнне олысы һәм кечесе рәхәтләнеп күңел ачты. Нәүрүз бәйрәмгә килүчеләрнең күңелләренә яз кәефе өстәде.

Яз килүен, табигатьнең уянуын символлаштыручы бу бәйрәмне томбарлылар ел саен күңелле һәм мавыктыргыч итеп үткәрәләр. Мәдәният хезмәткәрләренең тырышлыгы нәтиҗәсендә бәйрәм язгы Сабан туена әверелә.

“Нәүрүз бәйрәмен без ел саен мәдәният йортыбыз территориясе кардан ачылгач үткәрәбез. Бу инде яз җитүгә бер сигнал булып тора, – дип билгеләп үтте Татар Томбарлысы мәдәният йорты директоры, ел саен бәйрәмдә Нәүрүзбикә ролен башкаручы Айгөл Нәүрүзбаева. – Бәйрәмгә олы буын вәкилләре дә, балалар да килә. Шулай ук безнең мәдәният йортындагы түгәрәкләргә йөрүче үзешчән артистларыбыз да катнашалар. Алар барысы да, дәртләнеп, яз уянуны менә шулай сәламлиләр. Бездә ул бәйрәм үзгә бер җылы мохиттә үтә, без аны бик тә яратабыз”.

Быел да Нәүрүз шаулап-гөрләп узды. Иртән томанлап торса да, бәйрәм вакыты җитәрәк, томан таралды, кояш та, болытлар арасыннан чыгып, килгән кунакларның күңелен сөендерде.
Әлеге чараның максаты – балаларны татар халкының милли мәдәнияте, борынгы гореф-гадәтләре һәм йолалары белән таныштыру, аларга рухи байлык бирү.

Бәйрәм кунагы Нәүрүзбикә (Яз кызы) авыл халкын яз килүе белән котлады, җыр башкарды. Үзешчән сәнгатьтә катнашучылар исә, авылдашларын күңелле, моңлы җырлары һәм гармунда уйнаулары белән бәйрәмгә тагын да ямь өстәделәр. Җирле мәктәп укучылары да концерт номерлары әзерләп килгәннәр: яз, Нәүрүз турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар.

Аннары бәйрәмнең балалар аеруча көтеп алган өлеше башланды: Нәүрүзбикә аларны татар халкының милли уеннарын уйнарга чакырды. Балалар, ике командага бүленеп, “Ат чабышы”, “Йомырка  салынган кашык белән йөгерү” уеннарында катнаштылар. “Чүлмәк вату”, “Түбәтәй”  уеннары да аларның күңелләренә хуш килде.

Бу көнне барысы – олысы һәм кечесе – рәхәтләнеп күңел ачты. Нәүрүз бәйрәмгә килүчеләрнең күңелләренә яз кәефе, сөенеч өстәде.

Ахырдан кунаклар учакта казан асып пешерелгән карга боткасы белән сыйландылар. Төрле ярмалардан әзерләнгән бу ботка ныклык, сәламәтлек һәм муллык символы булып санала.

“Карга боткасын авылдашларым да, без дә ел саен көтеп алабыз, – дип сөйләде мәдәният йорты хезмәткәре, күп төрле ярмалардан тәмле ботка пешергән Раушания Фәершина. – Иң беренче эш итеп учак ягып җибәрәбез, ул әзер булгач, казанын кыздырабыз, суын кайнатып чыгарабыз. Ярмаларын әйбәтләп юып, суда бераз бүрттерәбез, аннары сөт салабыз. Күп итеп маен, тозын, шикәр комын салганнан соң, җиренә җиткереп, көймәсен дип болгатып торып пешерәбез. Бик тәмле булып чыга”.

Карга боткасын да, төрле уеннарны да иң зарыгып көтеп алучылар – балалар.

“Миңа бәйрәм бик ошады, карга боткасы да тәмле. Уеннар уйнадык, шигырьләр сөйләдек, җырлар җырладык”, – дип уртаклашты 4нче сыйныф укучысы Эмиль Абдулхаков.

Авыл халкы да буш кул белән килмәгән, бәйрәм табынына күчтәнәчләр китергәннәр. Өлкән яшьтәгеләрнең чордашлары, авылдашлары белән очрашуга аеруча күңелләре булды.

Мәдәният йорты авыл халкын, алай гына да түгел, җирлек халкын берләштерүче учак булуын тагын бер кат раслады.

“Рәхмәт кызларга, ел саен бөтен бәйрәмнәрне үткәреп, спектакльләр куеп, безне шулай җыеп, берләштереп яшиләр, – дип уртаклашты Шәмәй авылыннан бәйрәмгә килгән Тәлгать ага Шакиров. – Бүген менә көне дә матур, мәдәният йорты кызлары үзләре дә елмаеп торалар. Карга боткасын да шулхәтле тәмле итеп пешергәннәр. Авылны шулай тотканнары өчен, бик зур рәхмәт аларга”.

Авыл халкы, канәгать булып, өйләренә бәйрәм кәефе белән таралышты.

Чыганак:  bavly-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*