ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Казанда XIV нче Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены башланды
Казанда XIV нче Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены башланды

Казанда XIV нче Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены башланды

Бүген Татарстан Фәннәр академиясендә XIV нче Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының рәсми ачылышы узды.

Җыенны ачу тантанасында Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев делегатларны сәламләде. Милләт алдындагы казанышлары өчен актив эшмәкәрләрне бүләкләде.

Чарада Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе Президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Ленар Гарипов, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандарты буенча комитеты рәисе Аббәс Шляпошников катнашып, үз эшчәнлекләре белән таныштырдылар.

Анда төрле төбәкләрдән делегатлар – кече бизнес вәкилләре, фермер хуҗалыклары җитәкчеләре һәм хакимият органнары вәкилләре катнашты.

29 марттан 31 мартка кадәр җыен турында хәбәрләр белән безнең сайтта һәм социаль челтәрләрдә таныша аласыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*