ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Делегатлар Тукай районында Миңталип Миңнеханов фермерлык хуҗалыгында булдылар
Делегатлар Тукай районында Миңталип Миңнеханов фермерлык хуҗалыгында булдылар

Делегатлар Тукай районында Миңталип Миңнеханов фермерлык хуҗалыгында булдылар

XIV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында катнашучылар Тукай районы Иске Җирекле авылында  Миңталип Миңнеханов фермерлык хуҗалыгында булдылар. Анда яшелчә саклау, бөртекле үсемлекләрне киптерү цехлары белән таныштылар. Әлеге хуҗалыкта 10 кеше эшли. Бөртекле культураларны үстерү һәм сату белән шөгыльләнәләр. Шулай ук бәрәңгене аеру эшен дә карадылар. Яшелчәләр өчен склад техникасы цехына да керделәр. Делегатлар үзләрен кызыксындырган сорауларын биреп, аларга җавап алдылар.

Белешмә: Миңталип Миңнеханов — фермер, җәмәгать эшлеклесе, Тукай районы фермерлары берлеге рәисе булып тора. Яр Чаллыда яши, чит төбәкләрдәге милләттәшләрнең эшчәнлеген хуплый. 2023 елда «Ел җитәкчесе» республика җәмәгать конкурсы лауреаты булган. Тумышы белән Нурлат районыннан.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*