ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Эшмәкәрләр Сарман районында фермер Нияз Тимербаевның хуҗалыгын карадылар
Эшмәкәрләр Сарман районында фермер Нияз Тимербаевның хуҗалыгын карадылар

Эшмәкәрләр Сарман районында фермер Нияз Тимербаевның хуҗалыгын карадылар

XIV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатлары Сарман районы Иске Әлмәт авылына экскурсиягә килде. Биредә  мәчет, мәктәп белән таныштылар. Әлмәт авылының имам-хатыйбы, шәхси  эшмәкәр Нияз Тимербаевның фермерлык хуҗалыгын карадылар. Фермер Нияз Тимербаев: “Мин атларны табыш алыр өчен түгел, күңелем кушканга үрчетәм”, –  диде.

Морад Рәмзи исемендәге Әлмәт урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары кунакларга Г.Тукай шигырьләрен сәхнәләштереп күрсәтте. Мәктәп директоры Илнар Зөфәр улы Шиһапов мәктәп эшчәнлеге белән таныштырды. Кунакларга чәй табыны әзерләп, матур каршы алдылар. Теләгән кешегә атта йөрү мөмкинлеге дә бирелде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*