XIV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатлары Сарман районына сәяхәтләрен дәвам итәләр. Биредә кунаклар Сарман аграр көллиятендә булып, укытучылар коллективы белән очраштылар. Белем бирү учагын карадылар.
Алга таба делегатлар шәхси эшмәкәр, агачтан өстәл-урындык ясау остасы Илшат Роберт улы Шәйхетдиновның агач эшкәртү цехында кунак булды. Аның искиткеч матур иҗади эшләре, сыйфатлы хезмәтләре белән танышып хозурландылар.

