ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Эшмәкәрләр “АЗ Раритэк” җәмгыятендә автобусларны җыю эше белән таныштылар
Эшмәкәрләр “АЗ Раритэк” җәмгыятендә автобусларны җыю эше белән таныштылар

Эшмәкәрләр “АЗ Раритэк” җәмгыятендә автобусларны җыю эше белән таныштылар

XIV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатлары Тукай районында эшчәнлек алып баручы эшмәкәрләр һәм оешмалар белән  танышуларын дәвам итәләр. Биредә алар “АЗ Раритэк” җәмгыятендә булып, газда йөри торган автобусларны җыю заводын карадылар.

Заводның җитәкчесе Юрий Александрович Шпорт үзләренең  эшчәнлеге белән таныштырды. Биредә җыелган техниканы Кырым, Удмуртия  һәм башка төбәкләргә сатуга чыгаралар. Коллектив  300 ләп  хезмәткәрне берләштерә.

Белешмә: “РариТЭК автомобиль заводы ” җәмгыяте компаниясенә 2006 елның декабрендә нигез салынган һәм ул Татарстан Республикасында теркәлгән. Компания йөк автомобильләре җитештерү өлкәсендә эшли. Аның директоры –  Юрий Александрович Шпорт. Компания табигый газда эшли торган автотехника җитештерүне һәм китереп бирүне тәкъдим итә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*