XIV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены кысаларында Тукай муниципаль районы башлыгы Камил Нәҗмиев Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов белән район үзәгендә урнашкан бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салдылар.
Тукай раойнында XIV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының бүгенге көнгә йомгаклау утырышы башланыр алдыннан район мәдәният йортында шәхси эшмәкәрләрнең товарлары һәм кул эшләреннән торган күргәзмә оештырылган иде.
Җыелышта Тукай муниципаль районы башлыгы Камил Нәҗмиев районның эшчәнлеге белән таныштырды.
Аннары Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде. Тукай районына, район башлыгына кунакларны матур итеп каршы алганнары өчен рәхмәтләрен белдерде, киләчәккә изге теләкләрен җиткерде.
Утырышта катнашучы Оренбургтан эшмәкәр АзатТимерҗан улы үз чыгышында рәхмәтләрен белдерде:
“Бүген безне каршы алган хуҗалар нык әзерләнгәннәр, хәтта үзебезне кунакта түгел, ә өйдә кебек хис итәбез. Кунакчыллык, ихласлык өчен зур рәхмәт сезгә”, – диде делегат.
Йомгаклау утырышы Тукай районы мәдәният йорты үзешчән сәнгать осталарының җырлы-биюле чыгышларыннан әзерләнгән концерт программасы белән тәмамланды.





