ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Удмуртия Республикасыннан Фирдинат Мәҗитов: “Татарлыгыбыз эшебездә дә чагыла”
Удмуртия Республикасыннан  Фирдинат Мәҗитов: “Татарлыгыбыз эшебездә дә чагыла”

Удмуртия Республикасыннан Фирдинат Мәҗитов: “Татарлыгыбыз эшебездә дә чагыла”

XIV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының Пленар утырышында Удмуртия Республикасыннан крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Фирдинат Мәҗитов чыгышы:

– 2003 елда авыл хуҗалыгы юнәлешендәге «Мәҗитов Фирдинат Гыйльмигаян улы» исемендәге үсемлекчелек һәм авыл хуҗалыгы техникасы белән шөгыльләнүче хуҗалык теркәлде. 2012 елда тормыш иптәшем «Мәҗитова Эльза Рамил кызы»  хуҗалыгы ачылды. Без  терлекчелек һәм үсемлекчелек  белән шөгыльләнәбез. Мушәк авылында тракторлар һәм тагылма авыл хуҗалыгы җиһазлары кую өчен гаражлар һәм бокслар  урнашкан (12 комбайн, 13 трактор, 1 Камаз). Алар белән  2000 гектар җир эшкәртәбез.

Кияс районы Тауҗамал авылында 250 урынлы терлекчелек фермасы һәм терлек азыгы саклау өчен складлар эшли. Байсар авылында 300 урынлы ферма эшли. 2025 елда 2970 тонна һәм 2026 елның 1 нче кварталына 720 тонна сөт савып алынды. Үзебез өчен 30 баш ат тотабыз.

Хуҗалыкта  38 кеше эшли. Уртача хезмәт хакы- 45-50 мең сум. 3 кеше Удмуртия Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, күбесе Удмуртиянең Дәүләт Советы мактау грамоталарына ия. Әлбәттә, яшьләр авылдан китү сәбәпле, эшче көчләр җитми. Шуңа күрә, 2022 елда РСМ- 2375, 2025 елда – РСМ-2400 тракторлары алдык.

Хуҗалыгыбыз 2014 һәм 2020 елларда  «Гаилә фермасы» конкурсында катнашты һәм фермалар төзү, реконструкцияләү, нәсел таналары алу өчен 5 000 000 һәм 15 000 000 сум грантлар алды. Татарстан Республикасының Әгерҗе районы предприятиеләре белән актив эшлибез. Ел саен 5000 меңгә якын гектарда бөртекле культуралар җыярга ярдәм итәбез.

Мондый җыенда беренче тапкыр гына катнашуым түгел. Без биредә дуслар, хезмәттәшләр табабыз, элемтәләр булдырабыз. Сезгә шундый җыеннар оештыруыгыз, безгә аралашу, тәҗрибә уртаклашу өчен шартлар тудыруыгыз өчен зур рәхмәт. Югарыда санап кителгән заманча техника да биредә тапкан элемтәләр аша сатып алынды.

Производство эшчәнлеге белән беррәттән без милли дини бәйрәмнәрне, дәүләт һәм спорт чараларын үткәрүдә хәйрия ярдәме күрсәтәбез. Татар авылларында милли татар мохитне саклап калу өчен тырышабыз. Ел саен үз көчебез белән, гөрләтеп авыл Сабантуен уздырабыз.

Гаиләмә килгәндә, әнием Галиягә 81 яшь. Авылыбыз мәчетендә күп еллар дини укулар алып барды. Авылыбызның “ак әбисе” дип, бик хөрмәт итә авыл халкы. Иптәшем Эльза белән ике ул тәрбияләп үстердек, иптәшем биредә залда утыра. Кече улыбыз Илфат армия сафларында хезмәт иткәннән соң махсус операциягә юл тотты. Бу сүзләрне әйтү бик авыр, 20 яшьлек улыбызны узган елның июль аенда җирләдек.

Авылыбыз картайса да, күңелебездә милли рух яши. Үзебезнең татарлыгыбыз белән горурланабыз. Бу эшебездә дә чагыла. “Яңарыш” газетасы журналистлары килгәч, “Карагыз әле сезнең ферманың тәрәзә йөзлекләре дә татар йортларыныкы кебек сырлап ясалган. Ферма тәрәзәләрендә челтәр пәрдәләр эленеп торганын күргән юк иде”, – димәсәләр, моңа игътибар да итмәс идем. Болар күңел кушуы буенча эшләнә. Алга таба  шулай эшләргә, язсын!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*