XIV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының Пленар утырышында Пермь крае Барда округыннан Альбина Минаҗетдинова чыгышы:
–Ел саен без Казанга зур делегация белән эшмәкәрлекне үстерү буенча уңай тәҗрибә алу өчен киләбез. Беләбез, Татарстанда һәр тармакта – үрнәк алырлык эшләр бик күп.
Мәшгульлек үзәгеннән ярдәм алып, 2010 елда тормыш иптәшем белән крестьян-фермер хуҗалыгын оештырып җибәрдек. Бүгенге көндә ике төп юнәлеш буенча эшне алып барабыз: мөгезле эре терлекләр үрчетү һәм бөртекле культуралар үстерү. Бу безнең гаилә бизнесы, балаларыбыз да ярдәм итә. Улым ветеринар һөнәрлеге юнәлеше буенча белем ала.
Үҗәтлегем һәм Пермь крае Агросәнәгать комплексы министрлыгы, Барда округы администрациясе ярдәме белән хужалыгым зур предприятиегә әверелде. Бүген без хәләл стандартлар буенча табигый ит ярымфабрикатлары җитештерәбез. Безнең проект “Кырдан алып киштәгә кадәр” дип атала. 20 даими хезмәткәр эшли, әзер продукциянең күләме елына 200 тоннадан артык. Бу казанышларга ирешүдә безнең өчен Татарстандагы очрашулар, алынган тәжрибә аеруча зур этәргеч булды.
Мин 2016 елның март аенда Казанда Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында катнаштым. Форум кунакларының чыгышларын тыңлаганнан соң, мин кинәт шуны аңладым – без бит эшне дөрес оештырмыйбыз. Шунда ук иремә шалтыраттым. Беләсеңме Раиль, безгә проект язарга кирәк дидем. Әлеге идея белән дәртләнеп, Бардага кайткач проект яздык. Һәм грант алдык. Шул елда ук, ноябрь аенда, безнең сугым цехы эшли башлады.
Алдагы көннәрдә планнарыбыз – зур. Мөгезле эре терлек санын арттырырга, үзебезнең продукцияне сату өчен кибетләрне якын районнарда да оештырырга, шулай ук кондитер цехы ачу планнарыбызда бар.
Ел саен иң борынгы һәм яраткан бәйрәмнәребез – Барда җыены һәм Сабан туйлары гөрләп уза. Татарстан белен дуслык мәнәсәбәтләре эшмәкәрләр өчен генә тугел, бөтен Барда халкы өчен дә бик мөһим. Моның шаһиты булып безнең бәйрәмнәребез тора. 2024 елда Бардабызда Бөтенроссия авыл Сабантуе узып китте. Бәйрәм чараларында илебезнең 50 төбәгеннән 70 меңнән артык кеше катнашты. Шушы бәйрәмне оештыруда ярдәм курсәткәннәре өчен Татарстан Республикасына, Рөстәм Нургали улы Сезгә, Пермь крае губернаторы Дмитрий Николаевичка, Васил Габтелгаяз улына рәхмәтләремне җиткерәм. Алга таба да Татарстан белән Барда арасындагы дуслык күперен ныгытучы чаралар күбрәк булыр дигән ышанычта калам. Без, эшмәкәрләр, мондый мөһим чараларны оештыруга үзебезнең өлешебезне кертергә һәрвакыт әзербез.
Күренекле шәхесебез Габдулла Тукайнын нәсел тамырлары безнең Барда җиреннән булуы белән горурланып яшибез. Бардабыз үзәгендә Габдулла Тукайга һәйкәл куелды. 2024 елда Татарстан Республикасы ярдәме белән Сабантуй кысаларында Советлар Союзы Герое, бөек татар шагыйре Муса Җәлилгә сквер һәм бюст ачу тантанасы булды.
Бүгенге көндә яшәп, эшләп, үзебезнең бәхетле тормышыбызны, иминлекне саклаучыларга ихтирам күрсәтү – изге бурычыбыз булып тора. Махсус хәрби операциядә, бүген яу кырында булган ватандашларыбызга гуманитар ярдәм җыюда катнашуны намус эше итеп күрәбез. Һәр җирлектә, һәр авылда актив эшләп килүче волонтер оешмалары бар.
Халкыбызның телен, тарихын, мәдәниятен саклап калуга һәм үстерүгә юнәлдерелгән бик күп эшләр башкарыла. Округта татар һәм рус телләрендә “Таң” газетасы, китаплар нәшер ителә. “Тол буйлары” җирле телевидение һәм радио эшли.
Республика җитәкчелегенә, бу җыенны оештыручыларга делегациябез исеменнән зур рәхмәтемне белдерәм.