Балтач районында V төбәкара балалар иҗаты фестивале «Талантлар парады» оештырылды.
Бәйгедә Балтач балаларыннан тыш, күрше районнардан да талантлы егет-кызлар катнашты
Гала-концертта талантлы балаларыбызның җыр-биюгә, шигырь сәнгатенә мөкиббән китүләре ачык чагылыш тапты.
Килгән кунаклар, катнашучылар, жюри әгъзалары бәйгенең югары дәрәҗәдә узуын белдерде.