Агымдагы елның 22 – 24 апрель көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы эш планы нигезендә “Иж буе татарлары: тарих һәм хәзерге заман” Төбәкара фәнни-гамәли конференциясен уздыруны планлаштыра.
Конференциядә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе галимнәре, Татарстан һәм Удмуртия республикалары районнары төбәкче – тарихчылары катнашуы көтелә. Чараның өч көнлек программасында дискуссия мәйданчыклары эшләре, пленар утырыш уздыру күзаллана.
Уздыру урыннары: Удмуртия Республикасының Ижау шәһәре, Татарстан Республикасның Әгерҗе шәһәре, Татарстан Республикасының Менделеевск районы Ижевка авылы.
Шул уңайдан бүген, 7 апрель көнне, Бөтендөнья татар конгрессының конференцияләр залында оештыру комитеты утырышы үтте.
Җыелышта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов, Бөтендөнья татар конгрессының Татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Милли мәгариф, мәдәният һәм спорт комитеты җитәкчесе Сөләйман Рәхимов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Татар төбәк тарихын өйрәнүчеләре белән эшләү комитеты җитәкчесе, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы, Татарстан Республикасы «Татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте» региональ иҗтимагый оешмасы Советы рәисе Альберт Борһанов, Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең фәнни һәм методик эшләр буенча директор урынбасары Ирек Һадиев, “Бубилар мирасы” торгызу иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Искәндәр Җиһангәрәев, Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан Республикасы бүлекләре белән эшләү комитеты баш референты Миләүшә Госманова катнашты.


