ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / “Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы” исемендәге мәдрәсәдә “Тукай кичәсе” узды
“Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы” исемендәге мәдрәсәдә “Тукай кичәсе” узды

“Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы” исемендәге мәдрәсәдә “Тукай кичәсе” узды

Бүген “Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы” исемендәге мәдрәсәдә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгын бәйрәм итү кысаларында “Тукай кичәсе” узды.

Чарада мәдрәсәдә белем алучы шәкертләр өч төркемгә бүленеп Тукайның тормыш юлын һәм иҗатын ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәттеләр. Аларның белемнәрен, ясаган чыгышларын мәртәбәле жюри бәяләде.

Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары – Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев катнашып, Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән сәламләде һәм жюри составында булды.

Шунысы куанычлы, мондый чаралар мәдрәсәдә ел да үткәрелә. Шәкертләр бәйгегә ныклап әзерләнә, шагыйрь турында китаплар укудан тыш һәрбер егет Тукайның шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәнә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*