ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / «Әлдермештән Әлмәндәр» кабаттан Камал сәхнәсенә кайтты
«Әлдермештән Әлмәндәр» кабаттан Камал сәхнәсенә кайтты

«Әлдермештән Әлмәндәр» кабаттан Камал сәхнәсенә кайтты

Кичә Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында тамашачыларга Туфан Миңнуллин пьесасы буенча «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакленең яңартылган версиясен тәкъдим иттеләр.

Спектакльнең режиссёры — театрның сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев. Бу — Камал сәхнәсендә әлеге легендар пьесаның икенче куелышы. 1976 елда режиссер Марсель Сәлимҗанов куйган классик версия иң билгелеләрдән санала. Спектакльдә Әлмәндәр карт ролен Шәүкәт Биктимеров башкара иде. Ул 33 ел дәвамында сәхнәдә уйналды һәм соңгы тапкыр 17 ел элек күрсәтелгән булган.

Яңа куелышта Әлмәндәр карт ролен Татарстанның халык артисты Рамил Төхвәтуллин башкара. Спектакльнең рәссамы — Сергей Скоморохов, хореографы — Сәлимә Әминова, композиторы — Алмаз Монасыйпов.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*