ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / “Агыйдел” җыр һәм бию ансамбле – Бардада
“Агыйдел” җыр һәм бию ансамбле  – Бардада

“Агыйдел” җыр һәм бию ансамбле – Бардада

Бүген Пермь краеның Барда районында “Агыйдел” халык җыр һәм бию ансамбле концерты булачак. Ул 17:00дә Барда Мәдәният һәм ял үзәгендә үтәчәк.

Иртәгә, 11 апрельдә ансамбль Пермьдә чыгыш ясаячак. Әлеге коцертлар Пермь краенда  Татар мәдәнияты көннәре кысаларында үтә. “Агыйдел” ансамбленең гастрольләрен Бөтендөнья татар конгрессы оештыра.

“Агыйдел” җыр һәм бию ансамбле — Татарстан Республикасының иң яхшы профессиональ халык коллективларының берсе. Коллективның чыгышлары Россиянең һәм чит илләрнең иң яхшы концерт мәйданчыкларында һәрвакыт зур уңыш белән кабул ителә. 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*