ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / «Мәскәү – Татарстан күпере» узды
«Мәскәү – Татарстан күпере» узды

«Мәскәү – Татарстан күпере» узды

Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге бүген Россия башкаласында узучы 11нче «Мәскәү – Татарстан күпере» яшьләр форумының онлайн-трансляциясен оештырды.

Башка шәһәрләрдә яшәүчеләр яки теркәлү узарга өлгермәүчеләр форумны «VK Видео» платформасында күзәтә алды.

11нче «Мәскәү – Татарстан күпере» яшьләр форумы РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты мәйданчыгында узды. Аның эшендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Алып баручылар – Максим Шәрәфетдинов һәм Ксения Седунова. Форумда Татарстанның Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, космонавт Сергей Рыжиков, җырчылар Алсу, Олег Газманов һәм башка кунаклар чыгыш ясады инде.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*