ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновскийда Татар теле һәм мәдәнияте көне узды
Ульяновскийда Татар теле һәм мәдәнияте көне узды

Ульяновскийда Татар теле һәм мәдәнияте көне узды

Ульяновскийның Засвияжье районында Татар теле һәм мәдәнияте көне узды. “Киндяковка”ның “Нур” татар халык театры бу көнне “Строитель” культура йортында җыелган милләттәшләребез игътибарына Әминә Яхинаның “Аккошым минем” спектаклен тәкъдим итте.

Хәзер инде традициягә кергән Татар теле һәм мәдәнияте көне СВОда – махсус хәрби операциядә катнашучыларның туганнары һәм якыннары белән чәй өстәле артына утырып сөйләшүдән башланып китте. Районның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Рамилә Белова тырышлыгы белән очрашуга дистәгә якын гаилә килгән иде. Ульяновск шәһәр Думасы рәисе урынбасары Алсу Айзатуллина белән шәһәр башлыгы урынбасары – Засвияжье район хакимияте башлыгы Ринат Садыйков аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр. Сезне борчыган проблемаларны хәл итәргә без һәрвакыт әзер, диде Ринат Рөстәм улы. Аннары СВО сугышчыларының якыннары үзләренең уй-фикерләре белән бүлеште. Россия армиясе офицеры Ринат Рамазановның хатыны Лилия, язмыш сынауларына бирешмичә, өч ир баласын тәрбияләп үстерә. Улларыбыз әтиләренең җиңү белән кайтуын түземсезлек белән көтәләр, ди ул. Закировларның өлешчә мобилизация буенча сугыш кырына киткән уллары да офицер булып чыкты. Батыр ир-егет менә дүртенче ел инде фашист калдыкларына каршы сугыша. Телефоннан шалтыратып хәлебезне белешеп тора, кыска вакытлы отпускыга кайтып китте, ди алар. Очрашуда катнашучы Гүзәлия ханымның ачы күз яшьләре әле дә кипми. Ул үзенең бердәнберен – яраткан ирен югалту кайгы-хәсрәтен кичергән. Башта улыбызны өлешчә мобилизация буенча алдылар, аннары, мин тыныч кына өйдә утырып тора алмыйм, дип аның артыннан ирем китте һәм хәбәрсез югалды, ди ул, ачынып. Тагын бер гаиләнең газиз баласы – уллары Руслан үз теләге буенча хәрби контрактка кул куеп СВО зонасына киткән. Хәзер курку белмәс, тәвәккәл разведчик сыйфатында дошманга каршы сугыша. Мин – ир-егет, ата-бабаларыбыз кебек Туган илебезне, газиз Ватаныбызны сакларга һәм якларга бурычлы, диде дә, военкоматка юл тотты, дип хатирәләрен яңарттылар әти-әнисе. Ә җирле автономия рәисе Шәфикъ Иматдинов Чардаклы районы Иске Үрәнбаш авылында туып үсеп, Донбасс якларында гомер кичергән Бибинур Насыйбуллинаның аяныч һәм гыйбрәтле язмышы хакында сөйләде. Бибинур апа барлык якыннарын да диярлек Луганск халык республикасының бер авылында җирләгәннән соң, ничарадан бичара булып, туган авылына кайткан. Күпне күргән татар хатынын монда да сынау көткән – пожар чыгып, йорты янып киткән. Московское шоссе урамындагы Ислам мәдәният үзәге мәчетендә җыелган фитка сәдакаларыннан азык-төлек сатып алып, Бибинур Насыйбуллинага илтеп тапшырдык, хәзер аның белән тыгыз элемтәдә торабыз, диде Засвияжье районы татарларының лидеры. Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин үзләренең улларын илебез патриотлары итеп тәрбияләп үстергән ата-аналарга рәхмәт белдерде һәм һәркайсына исәнлек, сабырлык юлдаш булуын теләде. Бердәм булганда, безне беркем дә җиңә алмаячак, бу юлы да җиңү бары тик безнеке генә булачак, диде мохтарият җитәкчесе.

“Строитель” мәдәният йортының “Туган як” ансамбле кызлары барча кунакларны да халкыбызның татлы вә затлы ризыгы – чәкчәк белән каршы алдылар. Ә фойеда халыкны 17 нче милли китапханәнең татарча китаплар күргәзмәсе һәм җыр-биюле тамаша көтә иде.

Татар теле һәм мәдәнияте көнен Засвияжье районы татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Шәфикъ Иматдинов ачып җибәрде. Ул милләттәшләребезне ел дәвамында башкарылган эшләр белән таныштырып үтте. Хәзер район хакимияте, татар эшмәкәрләре һәм “Молодежный” паркы белән берлектә район Сабан туена әзерләнәбез, диде ул. Ә өлкә татар автономиясе рәисе Рамис Сафин Засвияжье татарларын әйдәп баручы Шәфикъ Иматдиновның власть органнары һәм малтабарлар белән уртак тел табып эшли белүенә соклануын белдерде. Бу районның “Ак калфак” оешмасы да үрнәк булырлык эшләр башкара – чәкчәк ясап һәм токмач кисеп волонтерлар аркылы СВО зонасына озаттылар, әлеге изге эш хәзер дә дәвам итә, дип җиткерде Рамис Сафин. Ульяновск шәһәр Думасы рәисе урынбасары Алсу Айзатуллина исә җирле татар автономиясе белән Ислам мәдәният үзәгенең хәйрия акцияләрендә актив катнашуларын билгеләп үтте. Алсу Фәрит кызы милли бәйрәмгә күчтәнәч белән килгән иде – “Нур” татар халык театры коллективын (режиссеры – Җәмилә Мифтахова) Думаның Рәхмәт хаты белән бүләкләде. Ульяновск шәһәре башлыгы урынбасары – Засвияжье район хакимияте башлыгы Ринат Садыйков җирле татар автономиясе, “ТНВ” каналының корпункты, “Өмет” газетасы редакциясе, “Нур” татар халык театры җитәкчеләренә милләтебезгә тугрылыклы хезмәт итүләре өчен рәхмәт сүзләрен ирештерде. Ринат Рөстәм улы залда утырган газиз әти-әнисенә дә милләт җанлы итеп үстергән өчен олы рәхмәтләрен юллады. Ә иң зур рәхмәтемне – татар җыр-моңнарын, театрын яратучы тамашачыга, халкыма, милләттәшләребезгә әйтәсем килә, диде ул. Хакимият башлыгы “Булгар” татар балалар ансамбле сәнгать җитәкчесе, милли бәйрәмне искиткеч матур алып баручы Алсу Туктарова белән “Нур” халык театры артистларына Рәхмәт хатлары тапшырды. “Өмет” газетасының баш редакторы Исхак Хәлимов тамаша залын шыгрым тутырып килгән милләттәшләребезне өлкә күләмендә таралучы бердәнбер татар басмасына язылырга өндәде. “Өмет”не яздырып алып уку – ул татар телен һәм мәдәниятен, динисламны саклап калып үстерүгә үз өлешеңне кертү, диде баш редактор.

Татар теле һәм мәдәнияте көненең тантаналы өлеше тәмамланганнан соң театр сәнгатен яратучы милләттәшләребезне “Нур” татар халык театрының “Аккошым минем” спектакле көтә иде. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Җәмилә Мифтахова җитәкчелек иткән “Нур”лылар халыкны көлдерде дә, елатты да, уйландырды да. Димәк, күңел түреннән чыккан сәнгать сүзе генә йөрәк түрләрен яулый ала.

Засвияжье районы татар автономиясе һәм Ислам мәдәният үзәге активистлары, “Туган як” ансамбле җырчылары бүген район Сабан туена әзерләнү мәшәкатьләре белән мәшгуль. Быел халкыбызның хезмәт һәм җыр тантанасын милли төсмерләр белән тагын да баета төшеп, зурдан кубып үткәрергә ниятлибез, ди Шәфикъ Иматдинов.

Исхак ХӘЛИМОВ.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*