Россия Халыклары бердәмлеге елын уздыру кысаларында, шулай ук 2026 елда Казан шәһәренә Ислам дөньясының мәдәни башкаласы статусы бирелүгә бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә Татарстан Республикасының “Казан Кремле” музей-тыюлыгы татар намазлыгына (дога келәменә) багышланган күргәзмә әзерли.
Күргәзмәнең максаты: татар намазлыгы феноменына игътибарны җәлеп итү, рухи бердәмлек һәм гаилә дәвамчанлыгы символы буларак аның әһәмиятен һәм кыйммәтен ачу. Күргәзмә милли традицияләрне саклауга һәм популярлаштыруга, Россия халыклары арасында үзара аңлашуны ныгытуга ярдәм итәчәк.
Проектның партнерлары булып «Татмедиа» АҖ, Татарстан Республикасы Мөселманнары Диния Нәзарәте, Татарстан Республикасы муниципаль районнары музейлары тора.
Күргәзмәнең идеясе татар халкына хас булган һәм Татарстан Республикасы һәм аннан читтәге татар гаиләләрендә сакланган намазлыкларны вакытлыча җыюдан гыйбарәт. Чара тәмамлангач, алар хуҗаларына кайтарылачак.
Күргәзмәне уздыру вакыты: 2026 елның октябре – 2027 елның феврале.
“Татар намазлыгы” күргәзмәсен оештыру урыны: Казан шәһәре, Кол Шәриф мәчете, Ислам мәдәнияте музее.