Югорск шәһәренең “Тулпар” үзешчән сәнгать театры коллективы Галиәсгар Камалның 1913 нче елда язылган «Кайниш» пьесасын сәхнәләштерде. Аны сәхнәгә “Тулпар” коллективы җитәкчесе Лилия Хөсәенова куйды. Югорск шәһәре татар драматургларын һәм аларның иҗатын өйрәнеп, киң аудиториягә тәкъдим итүче төбәктәге бердәнбер шәһәр. Биредә ел саен татар спектакльләре сәхнәләштерелә, татар халык авыз иҗаты ел дәвамында даими яктыртылып барыла. Быелгы апрель ае да матур хисләргә бай булды. Татар театры – көндәлек тормыш. Анда чынбарлык…
Пьессадагы төп геройларның берсе – явыз каенана Бәдигылҗамал Г. Камал әсәрләрендә яхшы эшләнгән күренекле типлардан булып тора. Революциягә кадәр булган иске тормыштагы гаиләдә кайниш, бигрәк тә килен белән каенана мәсьәләсе зур проблема булып торган. Ул,— тормышны агулаган һәм халыкның үзәгенә үткән мәсьәлә. Г. Камал үзенең бу әсәрендә буржуа-мещан гаиләсендә кайнеш мәсьәләсенең торышын күрсәтә. Сәхнә артистларының һәркайсы үз осталыгында сынатмыйча халык күңелен кабаттан яулады бу көнне!
Гөлчәчәк Фәтхулова, ХМАО-Югра.



