Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Төркмәнстандагы эш сәфәре барышында Төркмәнстан мәгариф министры Джумамырат Гурбангелдиев белән дә очрашып, мәгариф өлкәсе буенча фикер алыштылар.
Бүгенге көндә Татарстан югары уку йортларында Төркмәнстаннан 7138 студент белем ала. Очрашу барышында киләчәктә дә ике яклы хезмәттәшлекне дәвам итәргә килештеләр.