ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья “Туган тел” җыены делегатларының бер өлеше Россия ислам институтында да булдылар
Бөтендөнья “Туган тел” җыены делегатларының бер өлеше  Россия ислам институтында да булдылар

Бөтендөнья “Туган тел” җыены делегатларының бер өлеше Россия ислам институтында да булдылар

Бөтенроссия «Туган тел» форумы кысаларында Россия ислам институтында да дискуссион мәйданчык узды. Делегатларның бер төркеме уку йорты белән танышты.

Анда оештырылган түгәрәк өстәлнең темасы Дини оешмаларда татар телен укытуның торышы һәм мәдәни мирасны саклау мәсьәләләренә багышланды.

Башта делегатлар Россия ислам институты белән таныштылар, алар өчен экскурсия оештырылды. Биредә урнашкан китапханә белән музейны карап уздылар.

Аннан соң делегатлар конференцияләр залында үтте. Татарстан Республикасы Мөфтиенең урынбасары, Россия Федерациясе ислам мәгарифе Шурасы рәисе, Россия ислам институты һәм Казан ислам университеты ректоры, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, сәясәт фәннәре докторы, профессор Рәфыйк Мөхәммәтшин, Россия ислам институтының фәнни эшләр проректоры, филология фәннәре кандидаты, доцент Рәфис Закиров делегатларны сәламләде.

Түгәрәк өстәл барышында Россия ислам институтының татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Гүзәл Батыршина – «Дини уку йортында белем алучылар өчен татар теле дәреслеге», Россия ислам институтының ислам теологиясе кафедрасы доценты, КФУ ның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының Татарстан тарихы, антропология һәм этнография кафедрасы өлкән укытучысы, тарих фәннәре кандидаты Рәфилә Гыймазова – «Татар халкында шәҗәрәләр: тарихи күзәтү, теоретик һәм гамәли мәсьәләләр, бүгенге торышы», Россия ислам институты уку-укыту бүлеге җитәкчесе, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы эксперты Нәзирә Гыйззәтуллина – «Дини оешмаларда татар телен укытуның торышы», Россия ислам институтының ислам теологиясе кафедрасы мөдире, тарих фәннәре кандидаты, доцент Диләрә Мөфтәхетдинова – “XIX гасырның II чиреге – XX гасыр башында татарларның һәм казахларның мәгариф өлкәсендә багланышлары”, Р.Фәхретдин исемендәге Әлмәт мәдрәсәсенең уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Гөлфирә Мартынычева – «Без туган телне өйрәнәбез!» проекты кысаларында туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү», Россия ислам институтының татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты Венера Гарипова-Хәсәншина – «Россия ислам институтының татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы эшчәнлеге» дигән темаларга чыгышларын тәкъдим итте.

Делегатлар фәһемле һәм эчтәлекле, фотослайдлар белән баетылган чыгышлар өчен институт коллективына рәхмәтләрен белдерде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*