Агымдагы елның 26 апрелендә Казан Кирмәненең Гавами урыннары ишегалдында «Мин татарча сөйләшәм!» акциясенең нәтиҗәләрен игълан итү тантанасы һәм гала-концерты узачак.
«Мин татарча сөйләшәм!» акциясе 2006 елдан башлап уздырыла. Быел әлеге акция 21 тапкыр үткәреләчәк һәм үз эченә 20дән артык чараны һәм проектны алачак. Акция Казан шәһәрендә генә түгел, Татарстан Республикасының барлык районнарында да оештырыла. Аның гомуми аудиториясе 20 меңнән артык кешене колачлый. Соңгы ун елда проект татар яшьләрен 50дән артык яңа музыкаль төркем һәм башкаручы белән таныштырды. «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе, Мәдәният министрлыгы ярдәме белән, пандемия вакытында да тормышка ашырылды һәм бүгенге көндә ул киң колачлы иҗтимагый хәрәкәткә әверелде.
Чараның төп максаты – татар теленең кулланылыш даирәсен киңәйтү, аның абруен күтәрү һәм яшь буынны милли мәдәният, милли кыйммәтләр белән якыннанрак таныштырудан гыйбарәт. Әлеге чарада белем бирү оешмалары, балалар бакчалары, иҗтимагый оешмалар, шулай ук республика халкы да актив катнаша.
Хөрмәтле журналистлар!
Сезне «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе чараларына чакырабыз!
- 23 апрель 10:00 – «Мин татарча сөйләшәм!» акциясен уздыруга багышланган пресс-конференция («Татмедиа», Декабристлар урамы, 2нче йорт)
- 23 апрель көнне 18:00 сәгатьтә – «Казан Квиз» уены
- 26 апрель 15:00-21:00 – «Ташаяк» ярминкәсе (Казан Кирмәненең Гавами урынннар ишегалдында)
- 26 апреля 16:00 – «Мин татарча сөйләшәм!» акциясенең гала-концерты (Казан Кирмәненең Гавами урынннар ишегалдында)
Социаль челтәрләргә сылтамалар:
- Вконтакте: vk.com/mintatsoy
- Telergam: t.me/tatforum
Ихтирам белән,
Бөтендөнья татар яшьләре форумы матбугат хезмәте
