ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / “Татарча диктант” Бәләбәй татарлары өчен бәйрәмгә әверелгән
“Татарча диктант” Бәләбәй татарлары өчен бәйрәмгә әверелгән

“Татарча диктант” Бәләбәй татарлары өчен бәйрәмгә әверелгән

Бәләбәй татар конгрессына караган татарлар төркеме әгъзаларының кичәге очрашуы, аеруча истәлекле вакыйга белән бәйле булды, дип әйтсәк дөрес булыр. Чөнки, әлеге чара, халкыбыз сөйгән даһи шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 140 тулуга багышланган иде.

“Диктант язарга чакырабыз! “- дип дәштеләр мине дә, Тарихи мәчет мәдрәсәсенә. Шушы чара Бөтендөнья ” Татарча диктант ” акция кысаларында быел 11 нче тапкыр оештырыла икән.

Дәрес дүрт өлешкә бүленде. Беренчесендә, Г. Тукаебызның авыр тормыш юлы һәм иҗаты бәян ителсә, арытаба аның “Туган тел” шигыренә диктант яздык, аннары “Бәхет” хикәясенә керештек, ә ахырда исә – нәфис сүз, җыр-моң һәм башка төрле фәһемле шәхси чыгышлардан гыйбарәт булды.

Һәрбер килгән кунак шушы чараны бизәп, аның файдалы һәм ямьле үтүенә үз өлешен кертте.

Бәләбәй татар конгрессы рәисе Рәсүл Корбан улы әйтүенчә, Тукаебызны хөрмәтләп зур чаралар үткәрү, аның турында иҗат итеп киләчәк буынга җиткерү, халкыбыз мирасларының берсе булып санала:

– Шагыйребезгә багышлап туган төбәгебездә эчтәлекле китаплар бастырыла, шигырьләр иҗат ителә… Татар мирасын саклап калып, аны дәвам иттерүдә көч-хәл салган кешеләргә рәхмәтемне белдерәм! – диде ул.

Бәләбәй шәһәренең хөрмәтле һәм сөекле шагыйрәсе Зәйфә апа Сәлихова безнең сәләтле Тукаебызның еллыгына атап “Туган көнең белән, Тукай! ” дигән шигырен дә укып ишеттерде, күңелләребезне күтәрде.

Бәләбәй шәһәренең сәнгать бүлекчәле татар гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, безнең диктант укытучыбыз Лүзия Фәттәхова әйтүенә караганда, шушындый эчтәлеккә бай очрашулар даими үткәрелеп килә икән:

– Чаралар алдагы көндә дә дәвам итәр һәм татарларны күпләп берләштерер, дип уйлыйм. Әйдәгез, Бәләбәй татарлары, бергә һәм бердәм булыйк! Гомумән, татарлык дөньясын алга алып барыйк! Бу безнең һәрберебезнең бурычы! Чөнки, татар теле һәм әдәбиятын киләчәк буынга без тапшырмасак, бездән башка моны кем эшләр?! – диде, Башкортстанның атказанган укытучысы Лүзия Назыйр кызы, дулкынланып.

Бәләбәй “Ак калфак” оешмасы әгъзалары, татар гимназиясе укытучылары һәм башка килгән кунаклар да актив катнашты. Чараны зәвыклы итеп оештыручыларга рәхмәт әйтеп, киләсесендә дә очрашырга сүз куештылар.

Фәндүс Фәтхетдин,
автор фотолары.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*