Татарстанның Саба, Кукмара, Балтач районнары “Татарча диктант” акциясендә елдагыча актив катнашты. Районнардагы барлык мәктәпләр диярлек акциягә кушылдылар. Быел унберенче тапкыр оештырылучы бу чара бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилее нисбәтендә узды. Түбәндә сез кайбер мәктәпләрдән фотолар карап үтә аласыз
1.Саба районы Лесхоз урта мәктәбендә “Татарча диктант” акциясе үткәрелде. Акция барышында Г.Тукайның “Бәхет” әсәрен мәктәптә 88 кеше язса, онлайн язучылар 14 булды.
2. Балтач районы “Советлар Союзы Герое Бакый Сибгатулла улы Рахимов исемендәге Кенә мәктәбе “Татарча диктант” акциясендә катнашты. Диктантны укучылар,педагогик коллектив – мәктәптә, ә әти-әниләр- онлайн язды.
3.Кукмара муниципаль районының К.Ф.Шакиров исемендәге Зур Сәрдек гимназиясе укучылары “Татарча диктант” акциясенә кушылды. Диктантны барлыгы 80 укучы язды.
4. Кукмара районының А.Х.Газизуллин исемендәге Югары Арбаш урта мәктәбе укучылары “Татарча диктант” акциясенә кушылды.


