ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Габдулла Тукайның 140 еллыгында Дәүләт премиясе лауреатлары билгеле
Габдулла Тукайның 140 еллыгында Дәүләт премиясе лауреатлары билгеле

Габдулла Тукайның 140 еллыгында Дәүләт премиясе лауреатлары билгеле

2026 елда Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары билгеле булды. Аларны бөек шагыйрьнең тууына 140 ел тулу һәм Туган тел көне хөрмәтенә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында барган тантанада игълан иттеләр.

Җиңүчеләр Татарстан Рәисе каршындагы Татарстан Республикасының дәүләт премияләре буенча комиссиясе утырышында билгеләнгән.

Премиягә түбәндәгеләр лаек булды:

«Казанга Тукай кайткан» иҗат төркеме, составында: Зәйниева Резеда Рифат кызы, Җаббаров Айдар Тәлгать улы, Талипов Эмиль Мансур улы – «Казанга Тукай кайткан» спектакле өчен.

Сираева Лилия Фаис кызы(Лилия Гыйбадуллина) – «Дәвамы бар» шигырьләр һәм поэмалар җыентыгы өчен.

Маганов Наил Өлфәт улы – «Татнефть» хәйрия фонды рәисе, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры, коллектив җитәкчесе һәм иҗат төркеме әгъзалары: Корчагин П.Д., Чавлинов Э.З., Вертелецкий С.Ю. – төрки музыка уен коралларын яңадан торгызу проекты өчен.

Җиңүчеләрне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов котлады.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*